Логотип
Хәбәрләр

Илсөя Бәдретдинованың тавышы тәмәке тартып карлыккан

Илсөя Бәдретдинованың тавышы башка җырчыларныкыннан аерылып тора, ул үзенчәлекле. Тамашачылар аның тавышы тәмәке тартканга карлыккан дип уйлый икән. Ләкин Илсөя бу имеш-мимешләрне кире кага. Аның тәмә...

Илсөя Бәдретдинованың тавышы башка җырчыларныкыннан аерылып тора, ул үзенчәлекле. Тамашачылар аның тавышы тәмәке тартканга карлыккан дип уйлый икән. Ләкин Илсөя бу имеш-мимешләрне кире кага. Аның тәмәке тарту түгел, шампан шәрәбе эчеп тә сәхнәгә чыкканы юк икән. Моның исә җавабы гади, Илсөя бу адымны концертка акча түләп килгән тамашачыларны хөрмәт итмәү дип саный икән. Халык акча түләп исерек Илсөяне карарга тиеш түгел дип саный ул. Ә имеш-мимешләргә килгәндә, җырчы инде аларга күптән игътибар итми икән, сөйли бирсеннәр ди ул.

Утсыз төтен булмый диләр, ничек кенә булса да, халык Илсөя концертларына яратып йөри, мондый гайбәт кенә аларны туктатып кала алмый.

Автор: Г.Хәлиуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк