Илсөя Бадретдинова Гөлсирин Абдуллинага: «Күрәселәрең алда әле...»

Күптән түгел татар артистлары «Дуслык күпере» дип исемләнгән ике республика сәнгатен берләштерүче концерт тамашасында катнаштылар. Әлеге концертта Р.Ваһапов Фестивале лауреатлары, эстрадабызда күптән түгел барлыкка килгән йолдызлы гаилә Азат Абитов белән Гөлсирин Абдуллина да катнашты.
Җырчы Илсөя Бәдретдинова концертка барганда автобуста булган хәлләрне видеога төшереп торган. Биредә ул «Мишәрләр рулит», – дип автобус эчендәге мишәрләрне барлый, Илсаф, Азат Абитов, һәм...Азат янында шыпырт кына елмаеп утыручы Гөлсиринне дә шушы санга керттеләр. «Почти мишәр», – дип төзәтмәкче Гөлсирин. Шушы урында Илсөя Бәдретдинова яшь киленне кисәтеп тә куя: «Күрәселәрең алда әле...», – ди ул.
Ә без исә, үз чиратыбызда, Гөлсириннең күрәселәре шатлык-куанычлардан гына торсын, дигән өмет-теләктә калабыз!
Автор: И.Шакиров
Фото: Инстаграм @vagapovfest
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
16 май 2022 - 10:53
-
16 май 2022 - 10:21
-
14 май 2022 - 10:27
-
13 май 2022 - 13:43
-
13 май 2022 - 09:38
-
12 май 2022 - 09:37
-
10 май 2022 - 10:50
-
9 май 2022 - 14:07
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте