Логотип
Хәбәрләр

Илсөя кебек кыз кирәк!

Татар Инстаграмында соңгы арада Рәфис Атаказов исемле шәхес бик популярлашты. Ул кызыклы видеолар, төрле мәсьәләгә карата үз карашын татар телендә белдерү, татарча шигырьләр уку белән татар халкына та...

Татар Инстаграмында соңгы арада Рәфис Атаказов исемле шәхес бик популярлашты. Ул кызыклы видеолар, төрле мәсьәләгә карата үз карашын татар телендә белдерү, татарча шигырьләр уку белән татар халкына танылды.  Менә узган көнне дә ул инстаграмында күңелле пародия урнаштыра. Видеоны Рәфис Илсөя Бадретдиновага багышлаган.

«Илсөя төшләремә керә, чукынчык!» – дип суза юмор остасы. Бу пародияны җырчы да күреп ала һәм үз инстаграмына шушы сүзләр белән урнаштыра: «Бөтенләй үк кыз түгел, конечно... но приятно булды».

«Һаман мине аптыратасыз: «нигә өйләнмисең?». Ничек өйләним инде мин, Казанда Илсөя булганда?» – дип, соңыннан әйтеп куя Рәфис Атаказ.

Бу кызыклы видеоны Сезгә дә карарга тәкъдим итәбез. Сылтаманы аста калдырабыз.

Автор: Г. Вәлиева

Фото: Инстаграм @ilsiiabadretdinova

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк