Логотип
Хәбәрләр

Илшат Әминов Татарстанда кино сәнгате хакында

Бүген ТНВ каналы “Рәхәт яшибез!” исемле беренче татар ситкомын төшерә башлады. Рәсми рәвештә башлап җибәрүдә “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов та катнашты. Ул Татарстанда...

Бүген ТНВ каналы “Рәхәт яшибез!” исемле беренче татар ситкомын төшерә башлады. Рәсми рәвештә башлап җибәрүдә “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов та катнашты. Ул Татарстанда кино төшерү аксый, белгечләр җитми дигән фикерен дә белдерде.

Илшат Әминов үзебез җитештермичә алга бара алмыйбыз дигән фикердә: “Безнең системалы рәвештә кино төшерү дигән әйбер юк. Әлбәттә, яхшы гына режиссерлар да, яхшы гына кинолар да бар. Без башта Бразилия сериалларын күрсәттек, аннары Казахстанныкын алдык. Бүтән чит ил киноларын карарга теләмибез. Халык бит туйды, үзебезнең киноларны сорый”.

“Киләчәктә Татарстанда махсус кинокомпания булырга тиеш, безнең киноиндустрия үсәргә тиеш дип саныйм. Кино көн саен төшерерлек булырга тиеш. Фильмнар бар, тик алар эпизодик, сериаллар да кыска-кыска гына. Татарча мультфильмнар да кирәк, бик кирәк. Без, ягъни ТНВ тотыначак дип әйтмим, без башлап кына җибәрәбез, безнең эш болай да күп", - диде ул. 

Илшат Әминов фикеренчә, төп проблема - белгечләр җитмәүдә. “Белгечләр аз – менә проблема. Иң мөһиме: хәзер продюсерлар кирәк. Дөресен әйткәндә, костюмерлар, декораторлар да аз. Минем хыялда - тарихка керердәй сериаллар төшерү, әйтик Сөембикә турында. Тик анысы инде бөтенләй икенче эш, акча ягы да икенче төрле булырга тиеш", - диде. 

Фото: Салават Камалетдинов

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк