Логотип
Хәбәрләр

Илшат Вәлиев: «Татар эстрадасында җырларның милли колориты югалды»

Татар җырчысы Илшат Вәлиев фикеренчә, бүгенге көндә татарлар милли үзенчәлекне югалта баралар, һәм бу күренеш эстрадага нык тәэсир итә. Бүген җырчылар, татар эстрадасына үзгәреш кертәбез, яңалык эшли...

Татар җырчысы Илшат Вәлиев фикеренчә, бүгенге көндә татарлар милли үзенчәлекне югалта баралар, һәм бу күренеш эстрадага нык тәэсир итә.

Бүген җырчылар, татар эстрадасына үзгәреш кертәбез, яңалык эшлибез дип, чит ил музыкасына татар сүзләрен куялар да, заманча җыр җырлыйбыз дип уйлыйлар. Бу әле заманча дигән сүз түгел. Киресенчә, чит ил музыкасы килеп чыга. Мин яңа үзгәрешләргә каршы түгел: аның дискотекасы да булсын, тик милли колорит дигән әйбер калырга тиеш. Мәсәлән, Үзбәкстанда «Ялла» төркеме бар. СССР вакытында гөрләп торган коллектив, русча җырласалар да, беркайчан үзләренең миллилекләрен югалтмадылар. Алар гел милли костюмнардан, уен кораллары белән чыгыш ясадылар. Я булмаса җырчы Тарканны алыйк. Ул дискотекаларда җырлап йөрде, ләкин үзенең төреклеген югалтмады бит, төрекчә музыкасын саклады.

Чыганак: intertat

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк