Логотип
Хәбәрләр

Илшат Вәлиев Вәис Бәйрәмовның энесеме?

Кичә Филармония концертлар залында Вәис Бәйрәмовның 55 яшьлек юбилей концерты булып узды. Концертта күп кенә җырчылар катнашты. Шуларның берсе ‒ Илшат Вәлиев ‒ инстаграмында кызыклы пост урнаштырды. «...

Кичә Филармония концертлар залында Вәис Бәйрәмовның 55 яшьлек юбилей концерты булып узды. Концертта күп кенә җырчылар катнашты. Шуларның берсе ‒ Илшат Вәлиев ‒ инстаграмында кызыклы пост урнаштырды. «Вәис Бәйрәмов белән безне охшаш диючеләр бар, сез ничек уйлыйсыз, бармы бераз? P.S. Вәис бик күп җырлар авторы, минем репертуардагы «Ана һәйкәле», «Сагындыра туган як» җырларының көен ул язды. Бүген Вәис Бәйрәмовның 55 яшьлек юбилей концерты филармониядә уза», дип язган Илшат.

Иң кызыклысы, Илшатның бу посты астына әнисе язган комментарий булды. «Әниең буларак әйтәм. Карт әтиең ул якларда булмадымы икән, яшьрәк чагында», дип язган ул. Илшат Вәлиев белән Вәис Бәйрәмов арасында чыннан да охшашлык бар кебек.

Автор: Г.Шәрәпова

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Вәис Бәйрәмов белән безне охшашлар диючеләр бар , сез ничек уйлыйсыз бармы бераз? P.S. Вәис бик күп җырлар авторы , минем репертуардагы "Ана хәйкәле", "Сагындыра туган як" җырларының көен ул язды. Бүген Вәис Бәйрәмовның 55 яшьлек юбилей концерты филармониядә уза. Килегез дуслар? #ильшатвалиев #ваисбайрамов #татарскаягосударственнаяфилармонияименигабдуллытукая

Публикация от Ильшат Валиев (@ilshat.valeev)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк