Логотип
Хәбәрләр

Илшат Яппаров: «Шофер булырга хыялландым...»

Кичә, 28 октябрьдә Россиядә автомобилистлар көнен билгеләп үттеләр. Шушы уңайдан күп кенә артистлар социаль челтәрләрендә үзләренең «тимер атлары» янында басып төшкән фотолары белән уртаклашты, котлау...

Кичә, 28 октябрьдә Россиядә автомобилистлар көнен билгеләп үттеләр. Шушы уңайдан күп кенә артистлар социаль челтәрләрендә үзләренең «тимер атлары» янында басып төшкән фотолары белән уртаклашты, котлаулар кабул итте. Шундыйларның берсе − татар эстрадасының популяр җырчысы Илшат Яппаров. Артист Инстаграмдагы шәхси аккаунтында тамашачыларын күптән кызыксындырган берничә факт белән уртаклашты:

«Минем стаж 2005 елда башланып китте. Иң тәүге машинам − «девятка» моделе булды.

Ә иң кызыгы шунда − мин бәләкәйдән әтиемә охшарга тырышып, шофер булырга хыялландым. Безнең гаиләдә әти дә, абый һәм җизни дә шоферлар булгач, мин дә җырлый-җырлый олы юлларга чыктым хыялымда.

Тик әни генә каршы булды:

− Улым, бездә болай да шоферлар җитәрлек, әйдә әле син җырчы бул! − дип уйга салды.

Тыңладым әниемне, җырчы булдым, ләкин машина йөртә беләм. Ә шофер булсам, бәлки бүген «Башавтотранста» берәр маршрут буенча җырлый-җырлый сезне шәһәр буйлап йөртер идем!

Күз алдыгызга килдеме? Ничек? Профессияне дөрес сайлаганмынмы?», − дип мөрәҗәгать итә Илшат үзенең Инстадусларына.

Автор: А.Галимова

Фото: @ilshat_yapparov

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк