Илсөя Бәдретдиновадан бик җайлы һәм тәмле хачапури рецепты

1. Катлы (слоеный) әзер камыр

2. Майлырак сыр

3. 3 йомырка

Камырны (эчендә ике шакмак җәймә була) 4-кә бүлергә. Барлыгы 8 хачапури килеп чыга.

Әзерәк җәергә... Камырлар уртасына, уылган сырга ике күкәй кушып бутап уртасына урнаштырырга да дүрт почмагын чеметеп куярга.

Өсләрен теге өченче күкәйнең сарысы белән майларга һәм духовкага. Духовка листын майламыйм, тоз кушмыйм. Ничә минут пешкәнен дә белмим. Үзе күренә ул. Камырына карап. Бик тиз!!! Бик тәмле!!! Эченә ни кыстырсаң да була. Эремчек, пешкән күкәй, изгән бәрәңге,фарш,кыздырган гөмбә,чия...

Тәмле булсын, дуслар!!!

Фото: Инстаграм @ilsiiabadretdinova

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
1065
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы