Логотип
Хәбәрләр

Илсур Һадиуллин 2018 елда Бердәм дәүләт имтиханын вакытыннан алда тапшыру хакында сөйләде

(Казан, 29 март, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). 2018 елда Бердәм дәүләт имтиханын вакытыннан алда тапшыру дәвам итә. РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек итү буенча...

(Казан, 29 март, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). 2018 елда Бердәм дәүләт имтиханын вакытыннан алда тапшыру дәвам итә. РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек итү буенча федераль хезмәт (Рособрнадзор) раслаган бердәм расписание буенча, ул бу уку елында 21 марттан – 11 апрель көннәренә туры килә. Бу хакта Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин хәбәр итте.

“БДИны вакытыннан алда Россиякүләм яки халыкара спорт ярышларына, бәйгеләргә, олимпиадаларга һәм күнегүләр үткәрү белән бәйле сборларга китүчеләр, Россия армиясенә чакырылган, чит илгә яшәргә яки укуын дәвам итәргә теләүчеләр, сәламәтлеге какшау сәбәпле, дәвалау-профилактика яки башка учреждениеләргә сәламәтләндерү һәм тернәкләндерү чаралары узу өчен җибәрелүчеләр тапшыра ала”, - дип билгеләп узды урынбасар.

Казанда имтихан тапшыру өчен ике пункт эшли. Вахитов районындагы 13нче һәм Идел буе районында 127 номерлы мәктәптә вакытыннан алда имтихан тапшыру мөмкинлеге каралган.

Илсур Һадиуллин хәбәр итүенчә, 21 мартта – географиядән имтиханны вакытыннан алда 13, информатикадан 88 укучы тапшырган. 23 мартта 383 укучы өчен – рус теленнән, 174 кешегә – тарих фәненнән имтихан үткәрелгән. 25 мартта 101 укучы химиядән сынау узган.

Төп имтихан 28 майдан – 2 июльгә, ә өстәмә булганы 4-15 сентябрьгә кадәр узачак.

9 нчы сыйныфлар өчен Төп дәүләт имтиханы шулай ук өч этапта – вакытыннан алда ( 20 апрельдән – 8 майга кадәр), төп (25 майдан – 29 июньгә кадәр) һәм өстәмә вакытта (4-22 сентябрьгә кадәр) узачак.

Шулай ук барлык предметлар буенча имтиханнарга өстәмә резерв көннәр каралган.

татар-информ

Фото: Султан Исхаков

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк