Илсур Һадиуллин Бердәм дәүләт имтиханындагы үзгәрешләр хакында хәбәр итте
(Казан, 29 март, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). Татарстанда 15 930 укучы Бердәм дәүләт имтиханын тапшырырга җыена. Быел төп дәүләт имтиханнарын үткәрүдә зур үзгәрешләр көтелми. Бу хакта Татарстан Ре...
(Казан, 29 март, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). Татарстанда 15 930 укучы Бердәм дәүләт имтиханын тапшырырга җыена. Быел төп дәүләт имтиханнарын үткәрүдә зур үзгәрешләр көтелми. Бу хакта Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин хәбәр итте.
Илсур Һадиуллин әйтүенчә, математика, тарих, биология, география предметлары буенча БДИ тапшыруда үзгәрешләр юк.
“Төп дәүләт имтиханнарын үткәрүдә зур үзгәрешләр көтелми. Быел контроль-бәяләү материаллары аудиториядә бастырылачак, шунда ук таратылып, шунда ук скан аша уздырып, базага кертеләчәк”, - дип билгеләп узды ул.
Бердәм Дәүләт имтиханнарын тапшыруга түбәндәге үзгәрешләр кертелгән.
Рус әдәбиятыннан максималь балл 42дән 57гә җиткән. 17.4нче иншада дүртенче тема кертелгән.
Рус теленнән лексик нормаларны белүгә багышланган бирем өстәлгән. Хәзер сөйләм хатасын табып, аны дөресләргә кирәк булачак.
Информатика предметы буенча БДИ тапшыруда программа мисалларының кайбер өлеше "Си" теленнән "С++" теленә күчерелгән.
Физикадан элек максималь балл 50 булса, хәзер – 52. Астрофизика буенча тагын бер бирем өстәгәннәр.
Химиядән имтиханда 30нчы бирем барлыкка килгән. Иң югары балл элеккечә - 60 балл булып кала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
Комментарий юк