Логотип
Хәбәрләр

Илсур Метшин Жилплощадка микрорайонында бассейн төзү планнары белән уртаклашты

(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче февраль). Казан Мэры Илсур Метшин Киров һәм Мәскәү районнары активистлары белән очрашуда хоспис өчен җир бүлү мәсьәләсен хәл итәргә кушты. Әлеге үтенеч белән бүген Казан х...

(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче февраль). Казан Мэры Илсур Метшин Киров һәм Мәскәү районнары активистлары белән очрашуда хоспис өчен җир бүлү мәсьәләсен хәл итәргә кушты. Әлеге үтенеч белән бүген Казан хосписына нигез салучы, Анжела Вавилова фонды идарәсе рәисе Владимир Вавилов чыкты.

Ул искәртеп үткәнчә, Мәскәү районы территориясендә урнашкан хоспис инде 6 ел эшли, 4 ел стационар эшләп килә, шул вакыт эчендә Татарстанның күп кенә яшәүчеләренә ярдәм күрсәтелде. Владимир Вавилов билгеләп үткәнчә, хәзер стационарда 35 урын. “Казан кебек мегаполис өчен бу бик аз. Россиядә дә инде 21 хоспис кына. Мәсәлән, территориясе Татарстанныкы кебек кенә булган Бавариядә 144 хоспис”, - диде ул.

В.Вавилов сүзләре буенча, олылар өчен 80 урынлы стационар булдырырга кирәк. “Хоспис янында участок бар. 1,5 га җир бүлүегезне сорыйбыз, стационарны үзебез төзер идек, республикадан акча сорамыйбыз”, - диде ул.

“Бу сорауны хәл итәрбез”, - диде Казан Мэры Илсур Метшин. Ул район администрациясе башлыгы Сергей Мироновка Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты белән бергә әлеге сорауны карап, участок формалаштырырга кушты.

Очрашу барышында Займище бистәсендә яшәүчеләрнең берсе мөрәҗәгать итте. Ул анардан яңа полиция пунктын оештырырга сорады. Шәһәр башлыгы әлеге сорау буенча ТР Эчке эшләр министрлыгы һәм Эчке эшләр идарәсе җитәкчесе белән фикер алышырга вәгъдә итте.

Мәскәү районының 130-нчы мәктәбе директоры Ирина Самаркина Жилплощадка микрорайонында бассейн төзелеше планлаштырылу белән кызыксынды.

Илсур Метшин хәбәр иткәнчә, әлеге җәйдә спорт объектына акча бүлү һәм проектлаштыру каралган. “Дәрвишләр бистәсе үрнәге буенча ,“Форвард” спорткомплексы янында төзергә планлаштырабыз. Тиздән анда бассейн булыр, дип уйлыйбыз”, - диде шәһәр башлыгы.

Очрашуда мәктәпләрне капиталь төзекләндерү соравы күтәрелде. Искәртергә кирәк, республика программасы буенча 30 елдан олырак булган Татарстанның 134 мәктәбе яңартылды. “Мәктәпләрне төзекләндерү турында сөйләгәндә, без 8-9 эш төре турында уйлаган идек. Ләкин төзекләндерелгән мәктәптән тузган территориягә чыккач, йөрәк әрни. Хәзер Президентны һәм Хакимиятне тагын бер программа булдыруны сорыйбыз – мәктәп территорияләрен төзекләндерү буенча”, - диде шәһәр башлыгы.

Илсур Метшин 2018 елга планнар турында да сөйләде. “Зарница” җитештерү берләшмәсе генераль директоры Артур Габделҗанов шәһәр башлыгыннан Мэрның планнары һәм хыяллары белән кызыксынды.

Мэр искәртеп үткәнчә, 2019 елда Казанда WorldSkills эшче һөнәрләр буенча дөнья чемпионатын кабул итәчәк, хәзер аэропорт янында күргәзмә үзәген төзү тәмамлана. “Әлеге дөнья чемпионатын берни белән дә чагыштырып булмый. Бу спорт чарасы түгел. Ул эшче һөнәрләргә кызыксыну уятыр өчен каралган”, - диде Мэр.

“Мин ниләр турында хыялланам? Гадәти әйберләр турында – Казанны иң төзек, уңайлы һәм имин шәһәр ясау турында. Бу иң зур, максималь бурыч булып тора. Әлеге максатка ирешер өчен барлык төр эшләргә дә алыначакбыз”, - дип тәмамлады Мэр.

Очрашу азагында шәһәр башлыгы бүләкләр тапшырды. Казан Мэрының Рәхмәт хаты белән “Залесный” мәдәни үзәге ансамбле җитәкчесе Дилүс Мәҗитов, Казан шәһәр Думасы депутаты, “Анатомика” инновация-кертү үзәге директоры Әлмир Михеев, Мәскәү районының 2-нче лицей-интернат директоры Ирек Ризванов, “Иске Аракчино” территориаль җәмәгать үзидарәсе рәисе Татьяна Таланова, “Планетамаркет” ҖЧҖ директоры Андрей Шуляков бүләкләнде.

www.kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк