Логотип
Хәбәрләр

Илсөя Бәдретдинова: «Битемә дә башка җирләремә дә операция ясатмадым»

Яңа ел күпләребез өчен үзгәрешләр чоры булып тора. Ни өчен нигәндә, кылган гамәлләргә нәтиҗә чыгарып, алдагы елга планнар корырга менә дигән мөмкинлек. Шунлыктан, ел ахырында үткән айларга гомуми нәтиҗә ясау ихтыяҗы туа да.

Яңа ел күпләребез өчен үзгәрешләр чоры булып тора. Ни өчен нигәндә, кылган гамәлләргә нәтиҗә чыгарып, алдагы елга планнар корырга менә дигән мөмкинлек. Шунлыктан, ел ахырында үткән айларга гомуми нәтиҗә ясау ихтыяҗы туа да.

Җырчы Илсөя Бәдретдинова да 2019 елда ирешкән максатларына «ревизия» ясарга булган. Инстаграм тасмасында узган елда уңышлы башкарып чыккан эшләрен саный артист.

1. Яңа елга кадәр 100 гә якын концерт куелды.
2. 8000 артык халык җыеп туган авылым Иске Шөгердә «И.Б бәйрәм» узды.
3. Авылым әби-бабайларын җыеп корбан чалынды.
4. Өемә дә коръән ашы укытылды.
5. Үзем теләгәнчә ике клип төшерелде («Юри генә», «Гафу ит, әнкәй»)...

Илсөя Бәдретдинованың исемлеге моның белән генә тәмамланмый. Ә иң ахырдан артык күп белүче язылучылары өчен җырчы «Өчпочмакны үзем пешерәм. Битемә дә...башка җирләремә дә операция ясатмадым», ‒ дип тә өстәп куйган.

 

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Нууууу....кадерлеләрем, бәйрәм белән сезне! Менә-менә аяк басучы 2020 ел белән! Нәтиҗәләр ясар вакыт... 1. Яңа елга кадәр 100 гә якын концерт куелды. 2. 8000 артык халык җыеп туган авылым Иске Шөгердә " И.Б бәйрәм" узды. 3. Авылым әби-бабайларын җыеп корбан чалынды. 4. Өемә дә коръән ашы укытылды. 5. Үзем теләгәнчә ике клип төшерелде ( " Юри генә", " Гафу ит, әнкәй") 6. Улым Нариман ныклап тренер белән шөгелләнеп теләгән максатларына иреште. 10 класста өчлесез генә укып йөрибез) 7. Хәйриягә китәргә тиешле сумманы таратып бетердем. 8. Апаларым,туганнарым,дусларым исән-сау! 9. Яңа программага җырларым әзерләнә,костюмнар тегелә! 10. " Милли премия" - иң яхшы төркем, 11." Туган тел" ( Уфа)премиясендә - иң яхшы концерт программасы " Атказанмаган" , дип табылды. 12. " Ел җыры" ( Уфа) " Гафу иҗ,әнкәй" җырына тапшырылды. 13.Өчпочмакны үзем пешерәм. Битемә дә...башка җирләремә дә операция ясатмадым? Рәхмәт минем иҗатны үз иткән, зурлаган тамашачыларыбызга! Рәхмәт гел янымда булган дусларга,туганнарга, ярты күз карашымнан аңлап тора торган "И.Б" төркемемә! Чынлыкта эшләрем җайлы барсын өчен күп кеше тырыша: Беренчедән... җырлар авторларым???рәхмәт сезгә! Аранжировка авторларым : Ильдус Давлянов , Адель Хамзин! төркемемнең директоры: Гүзәл Аликовна @guzelkaramieva Дизайнерым: Алина Бадретдинова @alinok! Визажистым: Вера Григорьева! Фотографым: Катя Кнопикова! Клип авторларым ! Төрле регионнарда эшләүче администраторларым! Авылым сельсовет башлыгы Лилия Шигапова! Алдагы елларда да бергә-бергә яндырып эшләргә язсын!!! Барыгызгьны да бик хөрмәт итәм!!! #атказанмаган #иббанда #янасезон #ИБгруппасы#янапрограмма#люблюнемогу#ильсиябадретдинова#илсоябэдретдинова#татарэстрадасы#татарэстрадасыартистлары#концерт#тугантелтелеканалы#татарстан#башкортостан#казань#янаел2020#2019елгайомгак

Публикация от Ильсия Бадретдинова (@ilsiiabadretdinova)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк