Логотип
Хәбәрләр

Илсөя Бәдретдинова: «Нишләде соң бу ир-атлар?»

Нишләде соң бу ир-атлар? Ник хатын кыз белән булышалар? Шулай көчле булуларын, акыллырак булуларын күрсәтергә телиләрме?

Эстрадабызның үзенчәлекле җырчысы Илсөя Бәдретдинова һәрвакыт төрле көтелмәгән хәлләргә юлыга. Бу хакта артист үзенең Инстаграм дуслары белән бүлешә. Бу юлы үзе белән булган хәлдән соң Илсөя Бәдретдинова әллә ачудан, әллә гарьләнүдән, уйга калган. (Авторның сүзләре үзгәртмичә бирелде.)

«Машинамның сигнализациясе саташты бүген! Кычкыра да кычкыра, туктатып булмый.

Азапландым чистый... Ярар, булмаса ярдәм сорап карыйм, дип бер ир-ат янына бардым. Текә генә итеп «Не знаю», – диде. Икенчесенә, өченчесенә... Өченчесе бик текә машинада, бик затлы киенгән урта яшьләрдәге ир-ат.

Здравствуйте! Помогите, пожалуйста, сигнализация не слушается. Не знаю что делать,дим.

А я не знаю что делать с такими тупыми курицами как ты, вот у кого... (юк бик әшәке суз яза алмыйм) диде дә машинасына кереп утырды.

Сигнализацияне сүндердем. Өйгә кердем дә, уйланып утырам. Нишләде соң бу ир-атлар? Ник хатын кыз белән булышалар? Шулай көчле булуларын, акыллырак булуларын күрсәтергә телиләрме? Теләсә нинди гайбәт чыгарып... Аерылган хатыннарын рәнҗетеп... Кул күтәреп... Аптыраган... Юк, барысы да тугел! Бик хөрмәт иткән ир-ат дусларым бар! Әллә хатыннар үзләре гаеплеме?» – дип аптырашта калган җырчы.

Сез ничек уйлыйсыз?

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Машинамнын сигнализациясе саташты буген! Кычкыра да кычкыра...туктатып булмый. Азапландым чистый...Ярар булмаса ярдэм сорап карыйм дип бер ир-ат янына бардым. Текэ генэ итеп " Не знаю" диде. Икенчесенэ...оченчесенэ... Оченчесе бик текэ машинада, бик солидно киенгэн урта яшьлэрдэге ир-ат. - Здравствуйте! Помогите пожалуйста сигнализация не слушается. Не знаю что делать,-дим. - А я не знаю что делать с такими тупыми курицами как ты, вот у кого...( юк бик эшэке суз яза алмыйм) диде дэ машинасына кереп утырды. Сигнализацияне сундердем. Ойгэ кердем дэ уйланып утырам. Нишлэде сон бу ир-атлар? Ник хатын кыз белэн булышалар? Шулай кочле булуларын, акыллырак булуларын курсэтергэ телилэрме? Телэсэ нинди гайбэт чыгарып... Аерылган хатыннарын рэнжетеп... Кул кутэреп... Аптыраган... Юк...барысы да тугел! Бик хормэт иткэн ир-ат дусларым бар! Эллэ хатыннар узлэре гаеплеме? #аптыраган#илсоябэдретдинова#илсөябәдретдинова#илсиябадретдинова #ильсиябадретдинова

Публикация от Ильсия Бадретдинова (@ilsiiabadretdinova)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк