Логотип
Хәбәрләр

Илсөя Бәдретдинова тамашачыларын куркуга салган

Татар эстрадасының меңләгән халыклы заллар җыеп, йөзләгән концерт куючы бердәнбер атказанмаган җырчысы Илсөя Бәдретдинованың Инстаграм социаль челтәрендә тормышын бүгенге көндә 257 меңнән артык кеше күзәтә.

Татар эстрадасының меңләгән халыклы заллар җыеп, йөзләгән концерт куючы бердәнбер атказанмаган җырчысы Илсөя Бәдретдинованың Инстаграм социаль челтәрендә тормышын бүгенге көндә 257 меңнән артык кеше күзәтә.

Артистканың көндәлек гамәлләрен күзәтүчеләр арасында җырчыны яратып тыңлаучылары да, күрә алмаучылары да шактый. Илсөянең һәрбер куйган фоторәсеме, биргән сораулары тамашачы игътибарыннан мәхрүм калмый.

Комментарийлар арасында матур комплиментлар, яхшы теләкләр бик күп. Әмма тозсыз сүзләр, әдәпсез сораулар, негатив язулар да җитәрлек. Биредә җырчыны тәнкыйтьләүчеләр, ямьсез гайбәтләр, күңелгә тиярлек сүзләр язып калдыручылар да юк түгел. Шундыйларга Илсөянең чираттагы язмасы багышланган.

«Инстаграм битемне сатам! Бәясе 10 000 000 сум! Башка инстанрамда теркәлмиячәкмен! Үз-үзләрен азаплап мине карап утыручылар өчен менә дигән яңалык. Җыелышыгыз», ‒ дип язган җырчы.

Бу хәлнең дөресме, әллә кызулык белән генә язылган сүзләрме икәне әлегә билгесез. Әмма Илсөянең иҗатын сөюче тамашачыларның күңеленә шом кергән...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк