Логотип
Хәбәрләр

Илтөзәр Мөхәммәтгалиев: «Күңелем тартмады»

Бакиев роленә чакырылучылар арасында Камал театры артисты Илтөзәр Мөхәммәтгалиев та булган. Фоторәсем буенча сайлаганнар. Әмма ул кастингка килмәгән. «Мин чакыру килгәч тә икеләндем. Чөнки романны укы...

Бакиев роленә чакырылучылар арасында Камал театры артисты Илтөзәр Мөхәммәтгалиев та булган. Фоторәсем буенча сайлаганнар. Әмма ул кастингка килмәгән. «Мин чакыру килгәч тә икеләндем. Чөнки романны укыгач та, шундый ук хис туган иде. Ничек язылган дигән сорауга, әйбәт кенә түгел, бик әйбәт дип җавап бирдем үземә. Алайса, нәрсә шикләндерә соң дип үземә сорау куйдым. Аннан соң аңладым: «Ә нәрсә язылган?» дигән сорау да куярга кирәк булган. Менә монысы бик күп сораулар тудыра. Әкияткә тиң фантасмагория язылган. Әмма, аны башкалар алай кабул итмәячәк дип шикләнәм.

Татар кешесен бер дә белмәгән кеше моны алып укыса - ниндирәк булып килеп басабыз инде без аның күзаллавында? Шуңа да бу проектта катнашырга күңелем тартмады», ‒ диде Илтөзәр.

Автор: Рузилә Мөхәммәтова

Фото: Рамил Гали, Салават Камалетдинов

Бу хакта тулырак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк