Логотип
Хәбәрләр

Ильяс Хәсәнов вафат

Татарстанның М7 трассасында авариягә юлыккан КВНчы Ильяс Хәсәнов хастаханәдә үлгән. Ул авариядә имгәнеп, комада ята иде. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Ильяс Хәсәновның хезмәттәшләре хәбәр итте....

Татарстанның М7 трассасында авариягә юлыккан КВНчы Ильяс Хәсәнов хастаханәдә үлгән. Ул авариядә имгәнеп, комада ята иде. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Ильяс Хәсәновның хезмәттәшләре хәбәр итте.

«Татар-информ» агентлыгы моңа кадәр хәбәр иткәнчә, 8 ноябрьдә Мәскәү – Уфа автомобиль юлының 924нче километрында «Фольксваген» автомобиле зур тизлектә үзеннән алда хәрәкәт иткән «КАМАЗ» машинасына килеп бәрелгән.  Татарстан КВН Лигасына нигез салучы Фәридә Таштабанова шунда ук үлгән. Чит ил автомобиленең тагын ике пассажиры — Чаллының танылган КВНчылары Ильяс Хәсәнов һәм Руслан Тюпа авыр хәлдә хастаханәгә озатылган.

Фото: pixabay.com/соцсети

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк