Логотип
Хәбәрләр

Җимеш агачларыннан мул уңыш алу серләре: нинди химик препаратлар кулланырга һәм известь белән кайчан эшкәртергә?

Көннәр җылыну белән табигатьтә төрле бөҗәкләр, зарарлы корткычларның активлашу чоры башлана. Май аенда җиләк-җимеш агачлары һәм куакларда талпан, гөблә кебек төрле корткыч күбәләкләр, гөмбәчек чирләре...

Көннәр җылыну белән табигатьтә төрле бөҗәкләр, зарарлы корткычларның активлашу чоры башлана. Май аенда җиләк-җимеш агачлары һәм куакларда талпан, гөблә кебек төрле корткыч күбәләкләр, гөмбәчек чирләре баш калкыта башлый. Шулай ук парша, бакча җиләгендә - соры черек авыруы, карлыган белән крыжовникта - антракноз, виноградта - хлороз, ә бәрәңге белән помидор үсентеләрендә фитофтороз авыруы килеп чыгарга мөмкин.

Белгеч сәүдә үзәкләрендә химикатлар сатып алганда яраклылык вакытына игътибар итәргә кирәк булуын әйтте.

- Нәтиҗәле эшләргә, мул уңыш алырга уйлыйбыз икән, иң элек орлыкларны эшкәртү, тишелеп чыккан үсемлекләрне тәрбияләүдә сыйфатлы препаратлар куллану кирәк. Шәхси хуҗалыклардан, шикле урыннардан агулы химикатлар сатып алу катгый рәвештә тыела. Сәүдә нокталарында химикатлар сатып алганда сатучылардан препаратны куллану шартын (инструкциясен) сорау зарур. Агулы матдәләр кушылган химикатлар, минераль ашламаларны кулланганда саклык белән эш итү зарур. Химикатларны су белән кушканда куллану инструкциясендә әйтелгәнчә болгатырга кирәк, - дип белдерде Айтуган Мөбәрәков.

интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк