Логотип
Хәбәрләр

Имтихан тапшыру пунктларының бөтен аудиторияләре видеокамералар белән җиһазландырылачак

(Казан, 29 март, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). Республикада төп дәүләт имтиханын тапшыру өчен 137 пункт әзерләнер дип көтелә. Барлык аудиторияләр дә видеокамералар белән җиһазландырылачак. Бу хакта...

(Казан, 29 март, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). Республикада төп дәүләт имтиханын тапшыру өчен 137 пункт әзерләнер дип көтелә. Барлык аудиторияләр дә видеокамералар белән җиһазландырылачак. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Гөлнара Габдрахманова хәбәр итте.

Сынауга керү шартлары үзгәрмәгән. Быел да имтихан бирүчеләр, металл рамкалар аша узып, имтихан тапшыру кабинетларына керәчәк. Аларны онлайн рәвештә күзәтү өчен кабинетта икешәр камера торачак. Видеоязмалар, ким дигәндә, өч ай саклана. Мондый алым хокук бозуларны булдырмаска, имтиханда катнашучыларны бертигез шартларга куярга һәм имтиханда тәртип урнаштырырга мөмкинлек бирәчәк. Шулай ук быел барлык имтихан материалларының тулы комплекты аудиторияләрдә имтихан тапшыручы янында бастырылып биреләчәк. Моның өчен сканерлы принтерлар урнаштырылыр дип көтелә.

“Металл детектор аша узу, аудиторияләрдә видеокамера астында утыру балага нык стресс ясый, дип исәпли ата-аналар. Без балаларны катгый тикшереп куркытырга теләмибез, иң мөһиме - аларның уңышлы имтихан тапшырулары. Имтихан вакытында таләпләрне бозган өчен тотылган укучылар (кәрәзле телефон, шпаргалка һәм башка) киләсе елда гына яңадан имтиханны тапшыра алалар”, - дип билгеләп узды Гөлнара Габдрахманова.

Быелгы имтиханнарның тагын бер яңалыгы - 9 сыйныфтан соң имтихан тапшыручыларны университетта белем алучы студентлар күзәтәчәк.

“Казан дәүләт энергетика университеты, КФУ, Казан инновация университеты, Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты студентлары безгә ярдәм итәргә теләк белдерде. Барлыгы 771 кеше күзәтү эшендә катнаша”, - диде Гөлнара Габдрахманова.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк