Логотип
Хәбәрләр

Инкыйраз таймерын кире якка борырга кирәк – Рөстәм Ямалеев

(Казан, 19 март, "Татар-информ"). 15-16 мартта Мәскәүдә язучы, сәясәтче, идеолог Гаяз Исхакыйның 140 еллыгына багышланган юбилей чаралары узган. “Татарны инкыйраздан (бетүдән) ничек коткарырга?” дип а...

(Казан, 19 март, "Татар-информ"). 15-16 мартта Мәскәүдә язучы, сәясәтче, идеолог Гаяз Исхакыйның 140 еллыгына багышланган юбилей чаралары узган. “Татарны инкыйраздан (бетүдән) ничек коткарырга?” дип аталган түгәрәк өстәл үткәрелгән. Чарада Рөстәм Ямалеев инкыйраз таймерын кире якка бору фикерен әйткән. Бу турыда Мәскәү татар “Штабы” матбугат үзәге хәбәр итте.

“Исхакыйга ышансак, татарның тагын 85 ел гомере бар. Бу таймерны кире якка борырга кирәк. 85 ел – татарга бирелгән мөмкинлек. Яхшылап эшләсәк, татар кризистан чыга ала әле. Моның өчен балалар, яшьләр белән ныклап эшләргә кирәк. Татарларга бирелгән мөмкинлекләрдән файдаланы белергә кирәк”, - дигән Ямалеев.

"Татар-информ" Гаяз Исхакый фаразлаган Инкыйразга күпме вакыт калганын Интернетта белергә була, дип хәбәр иткән иде.

Бөек татар әдибен искә алуны Мәскәү татарлары “Штабы” оештырган. Әлеге оешма чакыруы белән Мәскәүгә күренекле татар галиме, профессор Хатыйп Миңнегулов килгән.

15 мартта Хатыйп Миңнегулов Мәскәүнең М.Җәлил исемендәге 1186 мәктәбендә укучылар белән Гаяз Исхакыйга багышланган очрашуда катнашкан. Кунакны мәктәп директоры, күренекле татар җырчысы, Татарстанның атказанган артисты Роза Хәбибуллина каршы алган.

Иң башта мәктәп мөдире Казан галимен  мәктәп, туган як, татар халкы тарихы музейлары, китапханә, уку сыйныфлары белән таныштырган. Хатыйп Миңнегулов татар телен өйрәнү бүлмәсе белән ныклап танышкан, китапханәгә үзенең китапларын бүләк иткән.

“Мәскәүнең үзендә югары дәрәҗәдә татар телен өйрәнүне оештыру зур мактауга лаек. Аннан соң мәктәптәге музейларны Россия президентының үзенә дә күрсәтеп була”, - дип соклануын яшермәгән ул.

Гаяз Исхакыйга багышланган кичә мәктәпнең “Балкыш” ансамбле балаларының татарча чыгышы белән башланып киткән. Алга таба Хатыйп Миңнегулов Гаяз Исхакыйның тормыш юлы, иҗаты белән таныштырган.

Мәскәү балаларын Исхакый тормышына бәйле фактлар, мисал өчен, Ворошилов, Пилсудский кебек шәхесләр белән төрмәдә утыруы, Рим Папасы белән очрашуы, Польша, Япония кебек чит илләрдә газет-журналлар чыгыруы шаккатырды, диелгән әлеге хәбәрдә.

Шулай ук галим балаларны Исхакыйның Мәскәүдә яшәгән еллары белән дә таныштырган. "1914-1918 елларда әдип Мәскәүдә гомер итә. Шул елларда “Ил”, “Сүз”, “Безнең ил” газетларын чыгара. 1917 елның маенда Беренче Бөтенроссия мөселман корылтаен уздыруда актив катнаша. 1918 елда И. Сталин кушуы буенча, аны төрмәгә ябарга булалар, ләкин ул качып өлгерә", - дип сөйләгән ул.

Мәктәп укучыларын бигрәк тә Гаяз Исхакыйның “Ике йөз елдан соң инкыйраз” әсәре кызыксындырган. 1903 елда язылган әсәргә ышансак, 85 елдан татар милләте юкка чыгачак. Укучылар бу турыда Хатыйп Миңнегуловтан та сораган.

“Татар милләтенең әле яшәргә көче бар. Бу саннар белән килешмим. Иң авыр заманнарда да исән калган милләт, хәзер бетмәскә тырышырга тиеш”, - дип белдергән ул.

Очрашу барышында галим Гаяз Исхакыйның Варшавада чыгарган “Яңа милли юл” журналы саннары белән таныштырган.

Исхакый юбилее кысаларында Мәскәү татарлары “Штабында” “Татарны инкыйраздан (бетүдән) ничек коткарырга?” дип аталган түгәрәк өстәл үткәрелгән. Анда галим Хатыйп Миңнегулов татарны бетүдән саклау юлларын әйткән. Галим китап бастыру, милли матбугат, мәктәпләр, тарихны барлау, мирасны саклау мәсьәләренә игътибар бирергә чакырган. Исхакыйның 140 еллыгына Татарстанда тиешле дәрәҗәдә чаралар оештырылмауны да әйтте, дип хәбәр итә Мәскәү татарлары "Штабы". 

“Мин Мәскәүдә беренче тапкыр Исхакыйга багышланган юбилейда катнашам. Моны зур вакыйга дип атар идем. Чөнки Мәскәү – ил башкаласы. Мәскәүдә Исхакыйны зурлардан кешеләрнең булуы, чараларның яхшы дәрәҗәдә узуы – сөенечле хәл”, - дигән Х. Миңнегулов.

"Казан галиме чараларны оештыруда зур өлеш керткән Рөстәм Ямалеев эшчәнлеген дә искә алып узды һәм аңа үзенең китабын да бүләк итте. Хатыйп Миңнегулов фикеренчә, милләт язмышында фидакарь затлар, лидерлар һәрвакыт зур урын тота", диелгән әлеге хәбәрдә. 

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк