Иннополиста информатика буенча Европа күләмендәге олимпиада узачак

Юниорлар өчен информатика буенча II Европа олимпиадасы Иннополис университетында 26-31 июль көннәрендә узачак. Бу хакта “Интерфакс” университетның матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.
Ярышларга 15 яшькә кадәрге 80 яшь программист 20 илдән: Әрмәнстан, Азәрбайҗан, Бельгия, Босния һәм Герцеговинадан, Болгария, Венгрия, Греция, Кипр, Латвия, Литва, Македония, Молдавия, Польша, Румыния, Сербия, Словения, Финляндия, Франция, Хорватия һәм Эстониядән килә.
Россияне быел берьюлы ике команда тәкъдим итәчәк. Мәскәүдән, Санкт-Петербургтан һәм Липецк өлкәләреннән катнашучыларны мәктәп укучыларының информатика буенча Бөтенроссия олимпиадасы һәм өстәмә сайлап алу турлары нәтиҗәләре буенча туплаганнар.
Һәр командада - дүрт юниор һәм ике җитәкче. EJOI олимпиадасы программасында бер сынап карау һәм ике төп тур каралган. Мәктәп укучылары биремнәрне C++ и Java телләрендә башкара.
Узган ел Болгариядә информатика буенча Европа олимпиадасында Россия мәктәп укучылары бик уңышлы чыгыш ясаган, алар өч алтын һәм бер көмеш медаль яулаган.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
21 гыйнвар 2021 - 15:19
-
18 гыйнвар 2021 - 10:12
-
17 гыйнвар 2021 - 12:55
-
17 гыйнвар 2021 - 12:06
-
10 гыйнвар 2021 - 17:17
-
6 гыйнвар 2021 - 12:10
-
6 гыйнвар 2021 - 11:23
-
5 гыйнвар 2021 - 13:18
-
Минем Татарстан
-
Минем Татарстан