Инсаф Фәхретдинов: «Хәерчелектә яшәтеп, мактаулы исемнәр белән алдап йөрттеләр»

«Үзе шул көймәдә йөзмәгән кеше театрда бардак дип уйлый. Юк! Иң чиста җир ул театр», — ди театр сәхнәсенә ярты гасыр гомерен биргән, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Инсаф Фәхретдинов. 

«Мин шәхси тормыш турында сөйләргә бик яратмыйм, сеңлем», – дип башлады Инсаф абый сүзен. «Хәзер артистлар күп сөйли, аеруча эстраданыкылар. Аннары сары матбугат зурлап язып чыга. Алар аны реклама, акча өчен сөйли бит. Акча бирсәләр, бәлки, без дә бераз сөйләр идек», – ди үзе, ихластан көлеп. «Тырышып-тырмашып эшләп яткан көнебез. Ниһаять, 30 ел көрәшкәннән соң, яңа бина салып бирделәр. (Чаллы татар драма театры 2020 елда яңа бинага күченде. – авт.) Шушы театрны егерме ел элек төзеп булмый идеме? Җелегеңне суырып бетергәнче эшләнми бездә. Ярты миллионлык шәһәргә бер театр бинасы булмасын әле. Ясарга ярты ел вакыт китә икән, теләгәч», – дип күңелен дә бушатып алды.

Тулырак: Интертат

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
867
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Марат Яруллин: «Авыруны җиңә алмадым, температура 38-38,5 тән төшмәде»
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Антикоррупция
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы