Инстаграмга кем фото куймый?

Виртуоз баянчы Айнур Моратовның фикере бу - кешеләр хәзер социаль челтәрләргә кереп батты. Мишура тормыш күрсәтеп, мактанышып матур фотолар урнаштырып, тәм табалар. Ә бит күзгә-күз карап аралашу, серләшүгә ни җитә! Диванда яткан әти дә, аш бүлмәсендә бәлеш салган әни дә телефонга кереп баткан икән - бала нәрсә күреп үсә? Шуңа да Айнур үзе инстаграмда бер генә дә фото куймаучы сәнгать кешесе булып санала. «Башкаларныкына күз салырга мөмкинмен, әмма анда үземнең фотоны эләргә җыенмыйм», - ди егет. Ял көннәреме, буш вакытымы - баянчы кызлары (5 яшьлек Иделия һәм 3 яшьлек Иллария) белән табигать кочагына чыгып китә, рәсем ясый, аттракционнарга бара икән. «Кызларымның үскәнен күрәм, тәмен беләм», - дип тә өсти Айнур. Афәрин, Моратов! Ә сез, мәйтәм, һаман инстаграммда утырасызмы? Хет каһвәгезне иркенләп, инстаграмсыз гына эчегез инде Әнә, анда болыт артыннан кояш күз кысарга маташа.
Гөлнара Җәлилова
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
16 апрель 2021 - 15:39
-
14 апрель 2021 - 11:58
-
13 апрель 2021 - 16:27
-
10 апрель 2021 - 20:38
-
10 апрель 2021 - 18:59
-
8 апрель 2021 - 18:17
-
8 апрель 2021 - 16:48
-
8 апрель 2021 - 15:03
-
Останови огонь