Логотип
Хәбәрләр

Инструктор. «Акылың алтын икән...» (Җүләр мәллә син!)

«ПЕЧӘН БАЗАРЫ» уен-көлке театрыннан өзек

Кадерле укучым! Карантиннан соң «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте, «Сәхнә» сәнгать журналы каршындагы «ПЕЧӘН БАЗАРЫ» уен-көлке театры Татарстан шәһәрләре һәм районнарында «АКЫЛЫҢ АЛТЫН ИКӘН...» (ҖҮЛӘР МӘЛЛӘ СИН!) дип аталган концерт гастрольләрен башлап җибәрергә исәпли.

 Бу карантинда чагында җончыган җаннарыбызны сихәтләү максатыннан эшләнә. Тагын бер яңалык шул: уен-көлкеле концертка кадәр һәм тәнәфестә «ТАТМЕДИА» АҖ басмалары һәм шул исәптән район газеталары редакцияләре тамашачыларына үз басмаларына язылган кешеләр өчен лоторея уйната. Лотореяга кесә телефоннары,  планшетлар һәм тагын бик кызыклы, оригинал бүләкләр отарга мөмкин булачак.

Концертларда Җәвит һәм Зөлфия Шакировлар, Алмаз Хәмзин, Рәшит Сабиров кебек атаклы сәнгатькәрләребез катнаша.

Күрешкән сәгатьләргә кадәр! Барыбыз да исән-сау торыйк, күңел көрлеген югалтмыйк!

«Печән базары» уен-көлке театры спектакле репертуарыннан:

                                                                                                             

ИНСТРУКТОР

 

Менә хатын машинага правага укыды әле. Баштарак руль артына үзе генә утырырга курка, мине дә өстери. Кереп утырдык машинага икәүләшеп. Башта ук мин алган машинаны ошатмады. «Памада куя торган урыны юк икән! Көзгесе дә барган ходка бизәнү өчен уңайсыз!», – ди. Ярый, хуш монысы. Хатын-кызның машинада йөргәндә бер кулында көзге, икенчесендә памада була бит инде гадәттә. Бизәнгән чагында рульне ул ике тез арасына кыстырып куя.

Тик... нишләптер машина утыргычына чүмәшүгә, черт иттереп каптырмасын чишеп җибәрде. Тагын нишләве икән инде моның дип, тик аптырап утырам. Ул гынамы: кофтасын күтәреп, куркынычсызлык каешын, – ремень безопасности! – эләктереп куймасынмы! Үзе елмая: правила номер один!» – ди. Дәшмим. Мин правага моннан ун ел элек укыдым бит инде, бәлки, хәзер тәртипләр үзгәргәндер, дип, үз-үземне юатам. «ГАИ» таләпләре дә көнннән көн катылана бара бит... Шуннан нишли бу дисезме, шуннан соң... көндегенә чаклы юбкасын күтәреп куйды. Ә үзе: «Шулай итмәсәң, радиоторның суы тиз кайнап чыга икән! – ди. – Инструктор әйтте. Правила номер два!» – ди. Монысына да күз йомдым, янында инструктор утырмый бит, газиз ире утыра, мин әйтәм, рәхәтләнеп күтәрсен!..

 

Киттек, барабыз, тәгәрибез, дөресрәге. Берзаман хатын минем кулны учына алды да: «Бармагыңны көндеккә төрт!» – дип, әмер бирмәсенме! «Нәрсәгә?» – дим аптыравымнан күзләремне акайтып. «Правила номер три: подкачка колес находу!» – ди бу. Ачудан кул тормозын тартам, машина чыелдап туктый. «Инструкторың кем иде синең! Хәзер үк син укыган автошкола киттек!  Мин ул кабәхәтне хәзер! Экстремальный ситуциясен  күрсәтәм мин ул бабника!» Ни гаҗәп: хатын карышмады, иң башларын сикертеп куйды да: «Киттек соң», – диде тыныч кына. Үзе кесә телефоныннан номер җыерга кереште һәм: «Маһира Ивановна! Исәнмесез! Минем ирем Сезнең белән күрешергә тели! Сез эштәме, килсәк буламы?» – ди бит бу. Күзләр тагын акайды инде минем. «Нәрсә, инструкторың хатын-кыз иде мени?» – дип сорыйм, бераз йомшарып. «Әйе», – ди, хатын. – Маһира Ивановна». Сизеп торам, кайчакта ире дә өйрәткәләгән ахырысы. Шулай да эзләп таптым мин моны. Таныштык, сөйләшеп киттек. Минем таксист икәнлекне белгәч, чат ябышты бу миңа: «Әйдә, безгә эшкә, ир-атлар җитми, безгә ир-ат инструкторлар кирәк!» – ди бу калын иренле авызын ерып. – Акчасын күпме сорыйсың, шулчаклы түлибез. Әле өстәмә рәвештә курсантларның ирләреннән дә бик зур премияләр дә булачак!» – ди.

 

Ризалаштым. Мин машинада йөртергә өйрәтергә тиешле курсантларның исемлеген бирделәр. «Йа, моё!» – мин әйтәм, – һәммәсе дә хатын-кыз! Ичмасам, йөз кешенең берсе ир-ат булсын! Ярый хуш, эш сәгате җиткәч, автошколага юнәлдем. Ишегалдына килеп керүгә, каршыма ДТ тракторы чаклы бер джип килеп туктады һәм аннан такыр башлы, муенына безнең ишегалдындагы Актырнакның сибе хәтле алтын чылбыр аскан бер «бугай» килеп төште дә, миңа таба килә башлады. Мин аны әүвәл берәр кеше үтерүчедер, дип уйлаган идем, ә ул, бар көченә тырышып, матур итеп елмаймасынмы!!! Исәнләште һәм аннары документын сузды: Анаем!!! бездәге бик зур түрә икән бит ләбаса! Кылт итеп искә төште, безнең түрәләрнең һәммәсе дә йә көрәшче, йә боксер бит. Башың безнең әби лапаска күтәреп йөри торган комган чаклы гына булса булсын, мускулың бар икән, сине әбизәтельне түрә булу язмышы көтә! Әй, нинди авыр һәм ачы язмыш!

 

Ярый, хуш. Елмаеп килде дә бу, исәнләшәсе урынга, миңа бер «пачка» доллар төртә!.. Тагын аптырап калдым, как-так, түрә иптәш миңа тик торганда ришвәт бирә соң әле? Югыйсә, киресенчә булырга тиеш лабаса!?

 

Кылт итеп янә исемә төште: безнең түрәләрнең исәнләшү-танышу рәвешләре шулай бит хәзер! Кул биреп күрешүләр борынгы заманда калды,  учка  бер пачка яшел кәгазь төртү, бу дәрәҗәле, интеллегентный исәнләшү дип атала. Ярый, хуш, бик кайнар итеп күрештек. Яңа танышым, кулымдагы исемлекне сорап алды да, бала башы чаклы имән бармагын бер фамилиягә төртте «Сибгатуллина! Бу минем хатын булыр! Зинһар, вождениядән провали аны, яме! Пожалыста инде!» – ди, бу. Мин аннан хатынына «бишле» куюны сорар дип көтеп торганда гына», – Менә сиңа мә: “провали”, имеш!!!

 

«Беләсеңме, ун, йөз машина алып бирәм мин аңа, тик үзе генә руль артында утырып йөрмәсен! Тыеп булмый бит, үзем өйрәнәм, ди, и басты! Бер яшьлек матур малаебыз бар, зинһар, коткар безне бу бәладән, туган. Ни... мин сиңа, тагын... яме!». «Соң... мине аннан соң эштән куачаклар бит», – дим. Борчылма, анысы алдан сөйләшенгән инде, ди. Бу безнең унынчы автошколабыз. Правиланы инде тугызынчы тапкыр «биш»кә бирә, чукынчык, Чөнки имтиханны компьютерга тапшыра. Ә компьютер белән уртак тел табарлык түгел!.. Вождениядән тугыз мәртәбә провал булды инде. Сүз бирештек, монысыннан да вождениене бирә алмаса, бүтән, машина рүле артына утырам дип, авызын да ачмаячак! Аңла, малай жәлке, мин аны ятим итеп үстерәсем килми, өстәвенә хатыным да бик яратам, ди, бу. «Аңладым!» – дидем мин һәм, баш кагып кына саубуллашып, күз кыстым. Теге арттан кычкырып калды: «Исеңдә тот! Кытыктан, щекоткадан бик курка ул! Кыскасы, теләсә нишләт, тик вождениесе генә «икеле» – булсын!!!»

Машинаны кабызырыга ашыкмый бу: әүвәл, көзгегә күз салып, маңгай чәчләрен сыпыштыргалап алды. Чибәр каһәрең! Коры кашыкка салып йотарлык. Ире тикмәгә генә борчылмый икән шул! Машинаны кабызды, тик кузгалып китәргә ашыкмый, – Гали Вәлиевич, – ди, миңа таба борылып. – Бу имтиханны мин точно бирә алырмын бит, әйеме? – ди. Шундук җавап бирерлек сүз тапмыйм: – Алла боерсаңны әйт, – дим. – Дай Бог! –ди, Марина – өйрәнчек. Ә мин баядан бирле үземне сүгеп утырам: ник кенә ризалаштым соң бу эшкә! Үзем дә, таксист буларак, машина руле артында утырган хатын-кызны җенем сөйми бит! Сыер кебек бит алар, уң дими, сул дими, кая тели, шунда бара да керә, «Тавык!» дип кычкырып каласың инде андый чакларда. Аңламаса: «Ты, курица! Куда прешь! – дисең. Алай дигәч, аңлыйлар тагын. Ә менә үз гомеренә «цыплята табака»дан башка тавык күрмәгән шәһәр кызларына... «тавык» дип әйтүдән ни мәгьнә? Чуртым да аңлата алмыйсың... Таксит булып йөргәндә кеше янында теләсә ничек кычкырып та утырып булмый бит әле. Клиенттан яхшы түгел. Шуңа күрә, андый чакларда, күңелне тынычландыру өчен җырлап җибәрә торган идем. Сүзләрен дә, музыкасын да үзем яздым. Менә:

  •                       И, Ходаем,үзең сакла
  •                       Рульдәге хатынкыздан.
  •                       Җылы өйләреңдә генә
  •                       Күкәй салып утырсаң!..                 

Кушымтасы да бар:

  •                       Өскә менәсең бит инде:
  •                       «Курица» дигән «тавык»!
  •                       Сиңа машина тоттырган
  •                       Атаң йә ирең сарык!!!
  •  
  •                       Взятка да бирмисең син,
  •                       Бар ГАИ синнән гарык!...
  •  

Менә... кузгалып китәргә дә маташабыз. Черт иттереп куркынычсызлык каешын да эләктереп куйды бу! Ничек биздерергә соң сине, чибәркәй, машина  йөртү теләгеннән? «Тәк...и Правила номер один: куркынычсызлык каешы берәү генә була ул! Водитель буылып барырга тиеш түгел!» – дим һәм, бюсгалтерың артык, дигән ишарә ясыйм. Хәзер яңакка чылтырата инде бу, дип, үзем тын алырга куркып утырам. Ләкин юкка... эһ иткәнче кофта эчендәге «куркынычсызлык каешы» да ычкындырыла. Тиеш икән, димәк, тиеш! Аллага тапшырып, кузгалып киттек. Бара бит бу, малай мин сиңа әйтим, шәп бара. Ничекләр итеп биздерергә соң? Әүвәл Маһира Ивановнаның алымнарын ахыргача сынап карарга булдым. Бәлки, берәрсенең ярдәме тияр. «Моторың кайнап чыга бит хәзер! Кофтаңны күтәр тизрәк, моторны суыт, җилләсен! Правила номер два!» – дим, ә үзем һаман яңакны саклыйм. Да, малай... кофтасын да иягенә чаклы күтәреп куйды бит бу, чукынчык!» Мин шыбыр тиргә баттым, бу юлы, мөгаен, Маринадан түгел, аның әзмәвердәй иреннән куркып бугай...

Нишләргә соң? Маһира Ивановнаның «правила»лары тагын калды калуын?... «Черт побери! – дип, – кычкырып җибәрәм мин шулчак»: – Тәгәрмәчләр җибәрә башлады бит! «Туктыйммы соң?» дип, аптырап миңа карый Маринушка. «Монда туктарга ярамый шул», – дим. Һәм... һәм урта бармакны... кендегенә төртәм: «Подкачка колес находу! Правила номер три! » – дип кычкырам үзем, куркуымны җиңәргә тырышып.. Уф! Яңак бу юлы да исән калды. Ә Маринам елмая гына һәм,  минем уйларымны сизгәндәй: «Моннан ерак түгел генә подружкам яши. Үзе курортта, ачкычын миңа калдырып китте. Кереп, чәй эчеп чыкмыйбызмы соң, иптәш инструктор? Арыгансыздыр инде...тәгәрмәчкә һава өрдереп», – димәсенме!!! Мин ни дип тә авызымны ачарга да белми утырганда кинәт, безгә ышкылып диярлек, бер «шумахер» узып китте дә алда барган икенче бер машинаның артына барып чәнчелде. Мин булып мин дә капылт булган бу хәлдән аптырап калып, тормозга басарга да онытып, авызымны ачып калдым. Ләкин безнең машина, чак кына кырыйга каерып, шып туктап калды, тегеңә бәрелмәде! Өйрәнчегемнең реакциясе бик көчле булып чыкты, бәланы алдан ук чамалап, безнең машинаны, нинди машина гына ди! – безнең үзебезне! – зур һәлакәттән коткарып калды. Югыйсә, моның ахыры йә үлем, йә беренче группа инвалидлык белән бетәсе иде!!! Мин үземнең Болакта чупырдап ятканымны күз алдына китереп, әллә нишләп киттем, аякларымны көзән җыера башлады; Маринушка бераз чеметкәләгәч кенә аяклар бераз язылды... Ул да булмады, машинасыннан теге «шумахер» атылып чыкты һәм: «Анаңны! Иманыңны! – дия-дия, Марина өстенә килә башлады: – Син! Курица! Нигә миңа юл бирмәдең!» – дип, аты юлы белән сүгенергә кереште. «Мин тегенең якасыннан каптырып алдым да» Ты, Петух, общипанный! Үзең гаепле бит!» – дия-дия, селки башладым. Мәльгүннең авызыннан җен исләре килә, үзен яңа гына аракы мичкәсенә чумдырып алганнар диярсең!

 

«Сибгатуллина!» – дидем мин, янә машинага утырып кузгалып киткәч. – Син имтиханны өч «бишлегә» бирдең! Молодчина!» Һәм, кесәдән ире ришвәт итеп биргән долларлар пачкасын чыгарып, аңа суздым: – Бу сиңа премия. Безнең автошколада шулай каралган! Правила номер пять! – дип, үзем авызымны җырам.

 

Әлбәттә, мине икенче көнне үк бу эшемнән кудылар һәм яңадан үземнең яраткан эшемә таксист булып урнаштым. Юлда йөргәндә руль артында хатын-кыз өммәтен күрсәм, тәрәзәдән башымны чыгарып, булдыра алганча елмаям һәм хәерле юл телим. Яңа җыр яздым. Сүзләре дә, музыкасы да үземнеке. Менә:

Әй, сез, хатын-кызлар!

Ак чәчәк юлыгызга!   

Күз тимәсен үзегезгә -                   

Безнең дилбегә  сезнең               

кулыгызда!...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк