Логотип
Хәбәрләр

Интернетта Гөлшат Зәйнашеваның 90 еллыгына флешмоб башланды

Әлеге флешмоб - «Татар-информ» агентлыгы һәм Татар дәүләт филармониясенең уртак проекты.   Бүген татар артистлары, җырчылары катнашында шагыйрә, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе иясе Гөлш...

Әлеге флешмоб - «Татар-информ» агентлыгы һәм Татар дәүләт филармониясенең уртак проекты.

Бүген татар артистлары, җырчылары катнашында шагыйрә, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе иясе Гөлшат Зәйнашеваның 90 еллыгына багышланган флешмоб башланды. Әлеге флешмоб - «Татар-информ» агентлыгы һәм Татар дәүләт филармониясенең уртак проекты.

Флешмобны Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Резидә Галимова башлап җибәрде. Ул Гөлшат Зәйнашева шигыренә язылган «Танго» җырын башкарды. Флешмобта беренчеләрдән булып Россиянең атказанган һәм Татарстанның халык артисты Резидә Галимова, Татарстанның атказанган артисты Алсу Әбелханова, җырчы Алсу Фазлыева, Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиева катнашырга теләк белдерде. Алар «Татар-информ» студиясендә Гөлшат Зәйнашева әсәрләрен башкарды. Татар артистлары башкаруындагы шигырьләр, җырлар социаль челтәрләрдә #гөлшатзәйнашева, #зайнашева хештеглары белән таратылачак.

Оештыручылар теләге булган һәркемне флешмобка кушылырга чакыра. Моның өчен шагыйрәнең шигырьләрен укып яисә җырларын җырлап,  #гөлшатзәйнашева, #зайнашева хештеглары белән социаль челтәрләрдә урнаштырырга кирәк.

татар-информ

Фото: Султан Исхаков

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк