Ипполитлар бездә дә бар!

Сез Яңа ел төнендә нәрсә карарга яратасыз ул? Кәнсирт-мәнсирт бетми ул, име - ә менә классикага әверелгән элеккеге кинофильмнар - «С легким паром», «Кавказская пленница», «Иван Васильевич меняет профессию», «Бриллиантовая рука» нәкъ менә Яңа ел кәефе бирерлек шәп тәгам! Традициягә әверелгән пилмән, оливье, бездәге, татарлардагы - казлы өстәл артында җыйнаулашып, тулы гаилә белән әлеге искермәс, актуальлеген югалтмас җәүһәрләребезне яңарту...
Яңарту дигәннән, актер Ришат Әхмәдуллин да яңарткан бит әнә! Ипполит булып караган. Ничек дип, инде - пәлтә-башлыгын кигән дә, ваннага кереп басып, душны югарыга күтәргән! Һәм фәлсәфәгә дә бирелгән: кызык, Ипполит моңа барганда, ниләр кичерде икән, дип сырлап та куйган. Инстабитенә. Вәт.
Гөлнара Җәлилова
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
8 август 2022 - 11:39
-
4 август 2022 - 16:44
-
4 август 2022 - 15:41
-
3 август 2022 - 14:31
-
3 август 2022 - 09:28
-
2 август 2022 - 11:13
-
1 август 2022 - 13:44
-
28 июль 2022 - 10:41
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте