Логотип
Хәбәрләр

«Ир эшләми өйдә ята! Нишләтәсең инде…»

Күптән түгел Илсөя Бәдретдинова инстаграмына ир-ат белән хатын-кыз турында язма урнаштырды. 

Күптән түгел Илсөя Бәдретдинова инстаграмына ир-ат белән хатын-кыз турында язма урнаштырды. 

1. «Ир-егет кеше эчсә – була торган хәл, хатынының кыланмышларына түзә алмагангадыр. Хатыны карамады, айныта алмады… Начар хатынга эләкте. Ә хатын-кыз эчсә — бетте баш!

2. Ир читкә йөрсә – була торган хәл, хатыны канәгатьләндермидер. Хатын-кыз читкә йөрсә…

3. Ир өйдән чыгып китсә - аптырарлык урын юк, ирләр шундый була инде… Хатын-кыз чыгып китсә – б…

4. Ир алимент түләми… Нуууу… Нишләсен инде…акчасы юктыр… Хатын-кыз баланы ничек тә үстерергә тиеш! Тапмасын иде…

5. Ир эшләми өйдә ята! Нишләтәсең инде… нормальный эше дә юк бит аның. Хатыны эшли.

6. Хатын-кыз бала таба, чөнки башка эше юк. И, мескен ире… Ә тапмаса, кысыр бит ул… Тагын мескен ире! Ә иң кызыгы - беркем дә, беркайчан да хатын-кызны кызганмый. Ир-ат жәл… Әле мин бик күп дәвам итә алам. Бу - бары тик минем күзәтү генә. Уйлану… Килешмәгез… Бу бит минем фикер генә… Чынлап та, бик хөрмәт иткән ир-егет танышларым да бар. Ләкин бу уйланулар да күктән алынмаган!», – дип язган Илсөя Бәдретдинова.

Сез аның фикере белән килешәсезме?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Анын фикере белэн тулысынча килешэм