Җир йөзендәге иң өлкән ир-ат 113 яшендә үлгән. Озак яшәүнең сере нидә соң?

(Казан, 30 гыйнвар, “Татар-информ”). Җир йөзендәге иң өлкән ир-ат Франсиско Нуньес Оливер 113 яшендә вафат булган. Ул Испаниядә үлгән, дип хәбәр итә РИА “Новости”.

Ул туган шәһәре Бьенвенидеда җирләнәчәк. Шушы шәһәрдә ул 1904 елның 13 декабрендә туып, гомер буе шушында яшәгән.

Франсиско Нуньес Оливер нык сәламәт кеше булган. Озак яшәүнең сере – һәр көнне иртән сыек йогурт белән кекс ашаган.

Аның бердәнбер кызы булган. Туганнарыннан 97 яшьлек энесе һәм 93 яшьлек сеңлесе калган.

Мэр Бьенвенид Антонио Кармон сүзләренчә, аны елмаюы һәм дустанә сүзләре өчен яратканнар. Франсиско Нуньес Оливер үлү сәбәпле, туган шәһәрендә матәм көне игълан ителәчәк.

Фото: Ильнар Тухбатов

татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
253
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Ринат Рахматуллин үлгән дигән хәбәр таралган
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Казнага Кагылма
  • Казнага Кагылма
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы