Логотип
Хәбәрләр

Ирада Әюпова фотографларны замандаш образын тудыру юнәлешендә эшләргә чакырды

Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова фотографларның гади кешеләрне аз төшерүен, матбугатта нигездә җитәкчеләрнең фотолары булуын әйтте. Фото сәнгате турында сүз Мәдәният министрлыгында журналистла...

Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова фотографларның гади кешеләрне аз төшерүен, матбугатта нигездә җитәкчеләрнең фотолары булуын әйтте. Фото сәнгате турында сүз Мәдәният министрлыгында журналистлар белән очрашу вакытында кузгатылды.

«Миңа бер мәдәни чара турында интернеттан фотолар эзләргә туры килде. Шул исәптән, сезнең репортажларны да карадым. Аларда гади кешеләр юк,  ди Ирада Әюпова.  Безгә заман кешесенең йөзен тарихта калдыру әһәмиятле. Алайса бүгенге көн герое иренен тутырган инстаграм селфилары булып тарихта калырга мөмкин».

Мәдәният министрлыгы фото сәнгате темасын алга таба да карап, эш алып барырга әзер.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы фотографы, атказанган мәдәният хезмәткәре Рамил Галиевн фото сәнгатен саклау һәм үстерү турында тәкъдимнәр әзерли. 

Чыганак: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк