Логотип
Хәбәрләр

Ирада Әюпова татар эстрадасындагы ике проблеманы күрсәтте

Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова бүген мәдәният темасын яктыртучы журналистлар белән очрашты. Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова татар эстрадасының ике проблемасын аерып күрсәтте....

Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова бүген мәдәният темасын яктыртучы журналистлар белән очрашты.

Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова татар эстрадасының ике проблемасын аерып күрсәтте. Беренчесе – контент, икенчесе – алга этәрү. Талантлы җырчыларны күрсәтә белү, чыннан да, зур игътибарга лаек проблема. Бу фикерен ул бүген мәдәният темасына язучы журналистлар белән очрашуда әйтте.

«Эстрада ‒ ул бизнес. Әмма монда башка проблема бар – татар эстрадасының репертуар сыйфаты. Бу проблема бик актуаль. Бездә татар эстрада ихтыяҗы өчен музыка язучы композиторлар да күп түгел. Күп артистлар кабатлап җырлау белән шөгыльләнәләр. Монда авторлык хокукларын бозу да бар», ‒ диде ул.

Мәдәният министры 2018 елда «Барс-медиа» белән берлектә «Сайра» конкурсы уздыруны искәртеп узды. «Бик күп талантлы башкаручылар бар, тик аларның да күбесе стереотиплар эчендә яши», ‒ диде ул. Ирада Әюпова бу проектны дәвам итү кирәклеген әйтте.

Ирада Әюпова контент булдыруны җыр текстлары һәм музыкага гына кайтарып калдырмыйча, аранжировкалауга да игътибар юнәлтү кирәк дип саный.

  • Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова квартал саен мәдәният темасын яктыртучы журналистлар белән очраша. 

Чыганак: tatar-inform

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк