Логотип
Хәбәрләр

Ирада Әюпова: Театрга медиапродукция белән дә конкурентлар булырга туры килә

(Казан, 21 май, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). “Буа: диалог киңлегендә” халыкара театр фестивале ачылуның рәсми тантанасы аның кыл уртасына – экваторына – ял көненә туры китерелгән иде. Тантана...

(Казан, 21 май, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). “Буа: диалог киңлегендә” халыкара театр фестивале ачылуның рәсми тантанасы аның кыл уртасына – экваторына – ял көненә туры китерелгән иде. Тантана Буа дәүләт театры каршындагы Шәһәр паркында узды. Фестиваль кунакларын Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова, Буа районы башлыгы Марат Җаббаров, фестивальнең театр тәнкыйтьчеләре коллегиясе җитәкчесе Александр Вислов һәм башкалар сәламләде.

“Мин моннан ун ел элек мәдәният министрлыгына беренче тапкыр урынбасар булып эшкә килгәндә, беренче зур проектым Буа белән бәйле иде. Без бөтен районнарның муниципаль мәдәният оешмалары җиткәчеләре Буа җирендә җыелган идек – биредә зур слет узган иде. Ун елдан соң мин кабат министрлыкта һәм беренче аемда ук Буа районына килдем, - дип башлады чыгышын Ирада Әюпова. - Без бу юлы театр коллективлары белән җыелдык. Киләсе ел Россиядә театр елы дип игълан ителде. Безгә иҗатыбызны күрсәтергә генә түгел, җыелып аралашырга да кирәк. Безгә медиапродукт белән дә конкурент булырга туры килә. Интернет киңлекләрендә бик күп мәгълүмат һәм мәдәни продукция бар. Әмма тере аралашуны һәм артист белән тамашачы арасындагы контактны әле беркем дә кире кага алмый. Мин бу фестивальнең зур киләчәгенә ышанам. Мәдәниятнең чикләре юк”.

Театр фестивале тантанасына килгән кунаклар Казан яшь тамашачы театрының “Господин Ибрагим”, Удмуртиянең Глазов шәһәре “Парафраз” театрының “Вино из одуванчиков” спектакльләрен карадылар.

Фестивальнең бүгенге программасында Азәрбәйҗан дәүләт яшь тамашачы театрының “Записки сумасшедшего”, Әлмәт татар дәүләт драма театрының “Медея”, Чаллы дәүләт курчак театрының “Сак-сок” спектакльләре.

Фестиваль Буа дәүләт театры инициативасы белән оештырыла. Программа директоры – Нияз Игъламов. Фестивальдә 22 театр коллективы катнаша. Халыкара статусны Швейцариядән, Казахстаннан һәм Азәрбәйҗаннан килгән театрлар билгели. Кунаклар спектакльләр өчен бик югары планка куелганылыгын билгеләп үтәләр.

Глазов муниципаль театры җитәкчесе Дамир Сәлимҗанов ачылышның масштаблы булуын әйтә. “Раил Садриев кечкенә генә шәһәрдә зур масштаблы фестиваль оештырды. Миңа кечкенә шәһәрнең театрга шундый мөнәсәбәте ошый”, - диде ул “Татар-информ” хәбәрчесенә. Театр бу фестивальгә үзенең “Кече шәһәр театрлары” бөтенроссия фестиваленә катнашачак спектаклен – “Вино из одуванчиков” трагикомедиясен алып килгән.

“Буа: диалог киңлегендә” халыкара театр фестивале 24 май көнне Сергей Безруковның “Маленький принц” моноспектакле белән ябыла.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк