Логотип
Хәбәрләр

Ирек Хафизов ике хатынлылык темасын күтәргән фильмда уйнарлык актрисаларны атады

Тинчурин театры артисты Ирек Хафизов Татарстанда төшерелгән фильмнарда кастинг белән шөгыльләнә. Татарстанның беренче кастинг-менеджеры Ирек Хафизов ике хатынлылык темасына кагылган “Остазбикә” фильм...

Тинчурин театры артисты Ирек Хафизов Татарстанда төшерелгән фильмнарда кастинг белән шөгыльләнә.

Татарстанның беренче кастинг-менеджеры Ирек Хафизов ике хатынлылык темасына кагылган “Остазбикә” фильмында төп рольне кем уйный алачагын фаразлады. Бу турыдагы фикерен ул"Татар-информ" хәбәрчесенә әйтте.

“Мин бу рольдә өч актрисаны күрәм. Иң беренчесе – элек Әлмәт театрында уйнаган Эльмира Яһүдина-Минханова – Сәкинә һәм Рамил Минхановларның килене. Бәлки аның театрдан китүе ислам кануннары белән яшәвенә бәйледер, әмма аның кинода төшүе мөмкин. Бервакыт минем аны кастингка да чакырганым булды, ул каршы килмәгән иде”, - ди Ирек Хафизов “Татар-информ” хәбәрчесенә.

Остазбикә ролен уйный алырлык тагын ике актриса дип ул Әлмәт театры примасы Мәдинә Гайнуллинаны һәм Тинчурин театры артисты, үз хатыны Гөлчәчәк Хафизованы атады.

Татарстанда төшерелгән фильмнарда Ирек Хафизов һәм Гөлчәчәк Хафизовалар актив катнаша. Ирек Хафизов фильмнарның кастинг директоры буларак та билгеле.

Татарстанда Гаяз Исхакыйның “Остазбикә” повестена нигезләнеп кыска метражлы фильм төшереләчәк. Фильмның продюсеры – Миләүшә Айтуганова, режиссеры – Ренат Кәримов. “Остазбикә”не “Татаркино” үз матди мөмкинлекләреннән чыгып төшерә.

“Татаркино” төп рольләрен башкарачак актрисаларга кастинг оештырды. Әмма беренче кастинг көтелгән нәтиҗәне бирмәде.

Фото: tinchurinteatr.ru

Татар-Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк