Логотип
Хәбәрләр

Иреннәрен күперткән, кашларын калынайткан кызлар турында егетләр ни уйлый...

Заманалар үзгәреп тора һәм матурлык индустриясе дә алга атлый. Заманча технологияләр хәзер кешенең тышкы кыяфәтенә яңалык өстәү мөмкинлеге тудыра. Пластик операцияләр ясату, ясалма күкрәк һәм кабартыл...

Заманалар үзгәреп тора һәм матурлык индустриясе дә алга атлый. Заманча технологияләр хәзер кешенең тышкы кыяфәтенә яңалык өстәү мөмкинлеге тудыра. Пластик операцияләр ясату, ясалма күкрәк һәм кабартылган иреннәр белән йөрү табигый хәлгә әверелеп бара. Кайда чын матурлык, кайда ясалма – аеру да авыр хәтта. Ерак барасы юк. Татар эстрадасында да «кабартылган» артистлар байтак. «Матурлык корбаннар таләп итә», – дибез. Тик ир-атлар мондый корбан итүне аңлый микән соң? 

Нечкә иренне калын, бәләкәй күкрәкләрен зур итәргә теләүче хатын-кызлар артканнан-арта. Тик ир-атларның күбесе моны хупламый икән. Безнең сораштыру моны раслады. 

Айваз Садыров: «Ир-атларны болай алдауга мин каршы!»


- Минемчә, пластик операцияләр ярдәмендә булдырылган ясалма матурлык - ул алдау. Ир-атларны шул рәвешле алдауга мин каршы, андый күренешне кабул итә алмыйм... 

Дәвамы: https://intertat.tatar/shou-biznes-yanalyklary/abau-n-rs-bu-ze-ne-nishl-tte-dip-yttem-irenn-ren-k-pertk-n-kashlaryn-kalynaytkan-kyzlar-turynda-eget/

Автор: Ләйлә Хәкимова

Фото: "Татар-информ"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк