Логотип
Хәбәрләр

Иркә: «Аны кичерә алмадым, ул гафу үтенмәде»

«Сер булып калсын» тапшыруын алып баручы Зоя Солошина җырчы Иркәдән «Икенче тапкыр гаилә корырга курыкмадыңмы?» - дип сорады. «Курыктым, бала өчен курыктым. Мөнәсәбәтләре ничек булыр, дип курыктым. Б...

«Сер булып калсын» тапшыруын алып баручы Зоя Солошина җырчы Иркәдән «Икенче тапкыр гаилә корырга курыкмадыңмы?» - дип сорады.

«Курыктым, бала өчен курыктым. Мөнәсәбәтләре ничек булыр, дип курыктым. Балага мөнәсәбәте яхшы булганын күргәч кенә ризалаштым.
Яңа гаилә корган вакыт кына, шул вакытта олы яшьтәге бер җырчы «ә син, берничә елдан кызың үсеп җитәр дә, иреңне алып китәр дип курыкмыйсыңмы», - диде. Андый уй башыма да килгәне булмады. Ничек шундый пычраклык уйлап була? Әле генә тормыш корган бәхетле гаиләгә ничек шундый сүз әйтеп була.
Ул олы кеше булса да, бүгенгесе көнгә кадәр аның белән исәнләшә алмыйм. Кешенең күңеле шундый пычракмы икән?! Бөтен җырчылар алдында әйтте. «Кара, кызың иреңне эләктереп китәр әле», - диде. Бала бит ул 9-10 яшьлек, ничек ул бала турында шулай уйлап була.
Аны кичерә алмадым, ул гафу үтенмәде. Усал итеп, миннән көлеп әйтте, мин сүзсез калдым, күңелемдә калды. Өч көн еладым, уйландым.
Тулырак интертатта

Фото: @irke_official

Чыганак: интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк