Логотип
Хәбәрләр

Иркә: «Барс-Медиа» белән 15 ел эшлим, шушыннан пенсиягә чыгарга җыенам»

Ел саен ниндидер яңалык китерүче «Татар җыры» барлык серләрен дә ачып бетерми. Тамашачылар сюрпризларны 22 декабрь көнне 17:00дә «Пирамида»да үз күзләре белән күрә алачак. Бара алмаучылар өчен концерт...

Ел саен ниндидер яңалык китерүче «Татар җыры» барлык серләрен дә ачып бетерми. Тамашачылар сюрпризларны 22 декабрь көнне 17:00дә «Пирамида»да үз күзләре белән күрә алачак. Бара алмаучылар өчен концертны элек ТМТВ, хәзер исә ТатМузТВ дип аталучы канал туры эфирда күрсәтә. Узган ел фестивальдә беренче тапкыр Ришат Төхвәтуллин чыгыш ясаган иде. Популяр артист «Зәңгәр күзләр» җырын башкарып, лауреат титулына ия булды.   Быел исә Иркә беренче тапкыр яңа статуста чыгыш ясаячак - Татарстаның атказанган артисты буларак.   Бу хакта «Матбугат.ру» хәбәрчесенә фестивальгә багышланган матбугат конференциясендә билгеле булды. Иркә әлеге очрашуда «Барс-Медиа» белән 15 ел эшлим, шушыннан пенсиягә чыгарга җыенам» дип белдерде .

matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк