Логотип
Хәбәрләр

Иркә: «Бу әтинең соңгы тапкыр гармунда уйнавы булган икән...»

Җырчы, Татарстанның атказанган артисты Иркәнең гаиләсенә быелгы җәй зур кайгы алып килде – әтиләре дөньядан китте. Артист үзенең әтисе белән бик якын булуын, аны юксынуын күз яшьләренә төренеп сөйли....

Җырчы, Татарстанның атказанган артисты Иркәнең гаиләсенә быелгы җәй зур кайгы алып килде – әтиләре дөньядан китте. Артист үзенең әтисе белән бик якын булуын, аны юксынуын күз яшьләренә төренеп сөйли.

Ничә яшьтә булсак да, ата-ана өчен без һәрвакыт бала булып калабыз. Җырчы Иркә дә әтисенең 51 көненә Инстаграмда балачак хатирәләрен яңарта: әтисенең гармунда яратып уйнаган көен искә ала. Шушы видео астына бик тетрәндергеч сүзләр язып калдырган җырчы:

Бу видеоны мең карадым.. Үземне белә башлаганнан бирле минем өчен бу гадәти хәл иде, 3-4 яшемнән әти артына менеп баса идем дә, муеныннан кочаклап әнинен җырлаганын күзәтә идем... Әле шул арада Әни куплетны җырлап бетергәч, әтинең гармуны арасына бармакны тыгып уйный идем, әти шаяртып тизрәк гармунын кыскан кебек итә иде, мин куркып бармакны тартып ала идем, әнә шулай уйный идем дә көлә идем, әти дә астан гына, кешегә сиздерми генә, мыек астыннан елмаеп куя иде. Ул елмайганны күргән мин тагы бер шаярып көлеп әтинен муеныннан кысып кочаклап ала идем... Ул гармунын кулына алса, бездә бәйрәм иде, нигәдер ул уйный башласа без бөтен эшне ташлап, аның янына җыела идек, әни дә чакырганны көтеп тормый иде, ипи баса торган чагы булса да чиләген күтәреп, татар хатын-кызларына гына хас булган тыйнаклык белән килеп утырып, әтигә кушыла иде... Белмим, әтинен кәефе булганда уйнады микән гармунын, әллә инде моңсу булды микән күңелендә, бу барыбызга да сер булып калды... Бу аның иң яраткан җыры иде, әни шул җырны җырлаганда әти әнигә еш карап ала торган иде, мин гел шуны күзәтә идем, ник әтинең карашы үзгәрә икән ул әни җырлаганда, дип уйлый идем... хәзер аңлыйм... Яратуын, соклануын чагылдырган ул караш белән... Бу соңгы тапкыр гармунда уйнавы булган икән... әнинең энекәше дә во дип утыра... Бүген әтиемә 67 яшь булыр иде... Җыела идек ел да... Җыелабыз, әти, тик 51еңә... Мин әти-әнием белән үлгәнче горурланачакмын, сокланачакмын, яратачакмын!

Автор: А.Галимова

Фото: Инстаграм @irke_official

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Бу видеоны мен карадым..Уземне белэ башлаганнан бирле минем очен бу гадэти хэл иде,3-4 яшемнэн эти артына менеп баса идем дэ,муеныннан кочаклап энинен жырлаганын кузэтэ идем...Эле шул арада Эни куплетны жырлап бетергэч,этинен гармуны арасына бармакны тыгып уйный идем,эти шаяртып тизрэк гармунын кыскан кебек итэ иде,мин куркып бармакны тартып ала идем,энэ шулай уйный идем дэ колэ идем,эти дэ астан гына,кешегэ сиздерми генэ,мыек астыннан елмаеп куя иде.Ул елмайганны кургэн мин тагы бер шаярып колеп этинен муеныннан кысып кочаклап ала идем...Ул гармунын кулына алса,бездэ бэйрэм иде,нигэдер ул уйный башласа без Ботен эшне ташлап анын янына жыела идек,эни дэ чакырганны котеп тормый иде, ипи баса торган чагы булса да чилэген кутэреп,татар хатын-кызларына гына хас булган,тыйнаклык бн килеп утырып этигэ кушыла иде...Белмим этинен кэефе булганда уйнады микэн гармунын,эллэ инде монсу булды микэн кулендэ,бу барыбызга да сер булып калды...Бу анын ин яраткан жыры иде,эни шул жырны жырлаганда эти энигэ еш карап ала торган иде,мин гел шуны кузэтэ идем,ник этинен карашы узгэрэ икэн ул эни жырлагандааа?дип уйлый идем...хэзер анлыйм..Яратуын,соклануын чагылдырган ул караш бн ...Бу сонгы тапкыр гармунда уйнауы булган икэн..энинен энекэше дэ воо дип утыра...Буген этиемэ 67 Яшь булыр иде..Жыела идек елда..жыелабыз эти,тик 51 енэ...Жэллэтеп язу булмасын,бары тик бу видеоны истэлек итеп монда калдырасым килде...Мин эти энием бн улгэнче горурланачакмын,сокланачакмын,яратачакмын!

Публикация от Иркә (@irke_official)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк