Иркә: «Миңа теләсә нәрсә язганнарны нишләтергә?»

Популяр җырчы, Татарстанның атказанган артисты Иркәнең шәхси тормышы тирәсендә төрле сүзләр һәм гайбәтләр йөри. Гомумән, соңгы арада артистлар тормышы өчен бу табигый күренешкә әйләнде кебек. Социаль челтәрләрдә шәхси тормышларын даими яктыртып тору – билгеле, тамашачыларда төрле эмоцияләр тудыра, һәм күпчелек артистлар моңа артык игътибар бирми, хәтта, киресенчә, үз файдасына куллана да.
Ләкин Иркә андыйлар санына керми. Җырчы үз исеменә атап әйтелгән сүзләргә шактый җитди карый һәм үзенең канәгатьсезлеген Инстаграм аккаунтында уртаклаша. «Миңа теләсә нәрсә язганнарны нишләтергә икән? Дәшмичә генә блокка кертүдән дә акыллырак фикер килмәде, сез ни диярсез?» – дип яза артист.
Автор: А.Галимова
Фото: Инстаграм @irke_official
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
19 май 2022 - 10:17
-
17 май 2022 - 15:50
-
17 май 2022 - 12:52
-
17 май 2022 - 10:42
-
16 май 2022 - 12:06
-
16 май 2022 - 10:53
-
16 май 2022 - 10:21
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте