Логотип
Хәбәрләр

Иркәнең гаиләсендә авыр кайгы

Җырчы Иркәнең әтисе бакый дөньяга күчкән. Ул үзенең бер әңгәмәсендә әтисенең хәле яхшы түгел икәнен сөйләгән иде. «Әтием авырый. Әнинең берүзенә генә авырга туры килә. Мөмкинлек булган саен кайтырга т...

Җырчы Иркәнең әтисе бакый дөньяга күчкән. Ул үзенең бер әңгәмәсендә әтисенең хәле яхшы түгел икәнен сөйләгән иде. «Әтием авырый. Әнинең берүзенә генә авырга туры килә. Мөмкинлек булган саен кайтырга тырышам», – дигән иде Иркә. Бүген исә инста тасмада авыр хәбәре белән уртаклаша: «Авыр...Кайдан гына көчләр табыйм...Әтием, китте...Кайтмаска дип китте...»

Җырчының гаиләсенең авыр кайгысын уртаклашабыз. Миндар абыйның урыны оҗмах түрендә булсын.

 

Фото: @irke_official

Г.Ярмиева

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк