Логотип
Хәбәрләр

Иркәне котлыйбыз!

Бүген, 27 октябрь көнне «Пирамида» концертлар залында Татар радиосының хитларыннан торган «Җанлы концерт» тамашасы узды. Бәйрәм чын мәгънәсендә җылы һәм көтелмәгән сюрпризларга бай иде. Бүгенге кичнең...

Бүген, 27 октябрь көнне «Пирамида» концертлар залында Татар радиосының хитларыннан торган «Җанлы концерт» тамашасы узды. Бәйрәм чын мәгънәсендә җылы һәм көтелмәгән сюрпризларга бай иде. Бүгенге кичнең иң истә калырлык вакыйгасы - эстрадабызның популяр җырчысы Иркә Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды. Җырчы үзенең иҗатын югары бәяләгәннәре өчен президентыбыз Рөстәм Нургали улы Миңнехановка, Мәдәният министры Ирада Хафизҗан кызы Әюповага, Барс-Медиа татар медиа группасына, гаиләсенә һәм яраткан тамашачыларына рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Иркәне шушы казанышы белән котлыйбыз! Алдагы иҗат юлында зурдан-зур уңышлар телибез!

А.Габдуллина

Фото: Инстаграм irke_official

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк