Логотип
Хәбәрләр

Иркәгә туганнары шелтә белдергәннәр

Авылда булып килдем. Туганнарның җыелганын язып, күрсәтеп үткән идем. Мин анда алар өчен җырчы түгел, ә бертуганының кызы.

Татарстанның атказанган артисты Иркәнең абыйлар тәрбиясендә үскәнен яхшы беләбез. Кыз бала булуына кармастан, олы абыйлары белән Иркәнең аеруча үзгә, җылы мөнәсәбәтләр. Туган авылына кунакка кайтканнан соң җырчы бу сүзләргә үзе дә кабат инана. Әнисенең бертуган абыйлары белән дә рәхәтләнеп аралашып, күрешкәндә җырлашып яши икән ул.

«Авылда булып килдем. Туганнарның җыелганын язып, күрсәтеп үткән идем. Бабайның, әбинең (мәрхүмнәр) яраткан җырларын искә төшереп утырдылар Әни, абыйлар... Мин дә кырыйдан гына күзәтеп, тыңлап тордым аларның әңгәмәсен. Мин анда алар өчен җырчы түгел, ә бертуганының кызы.

Халык җырлырын үлеп яраталар, моңсу, сузып җырлый торган җырларны үз итәләр... Телевизорда җырлаган һәр җырчыны яттан беләләр, үз иткәннәре яратканнары, тыңлый алмаганнары да күп икән. Миңа бер сүз әйтмәделәр үзләре, но баянга кушылып 13 җыр җырлаттылар. Куркып беттем, кайзер халык жырларының сүзләре искә төшмәде, ла-ла-ла дип дәвам иттем. Җырлап бетергәч «нормально» дип кенә куйдылар. Алга китеш бар, дип тагы берсе өстәде...

Юк, үстереп, мактап утырмадылар, киресенчә онытылып барган җырларны жырларга кирәклеген әйттеләр, «көн саен өйдә утырып җырла, тавышыңны шуңа өйрәт» диделәр. Ярар диюдән башка бер сүз әйтмәдем, әнием дә «шулааай» дип печать басып куйды абыйлар сүзенә...

Икенче кайтканда мин үземнең тагы аз булса да алга киткәнемне күрсәтергә тиешмен дигән приказ бирдем баш миемә. «Ник тазардың?» ‒ дип тә шелтә белдерделәр. «Ярамый, син ‒ сәхнә кешесе», ‒ диделәр... Ни генә булмасын, мин тагы бер кат бер әйберне анладым: алар мине, мин аларны бик нык яратканны. Рәхмәт», ‒ дип күңелле истәлекләре белән уртаклаша Иркә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк