Логотип
Хәбәрләр

Иртәгә һава торышында кискен үзгәрәш көтелә

Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы (ГТХМ) республика халкына һәм кунакларына көчле җил, яңгыр һәм боз вакытында куркынычсызлык чаралары турында искә төшерә. Бу хакта «Татар-информ» МА Россия га...

Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы (ГТХМ) республика халкына һәм кунакларына көчле җил, яңгыр һәм боз вакытында куркынычсызлык чаралары турында искә төшерә. Бу хакта «Татар-информ» МА Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә – тирә мохитне күзәтү идарәсе» ФДБУ мәгълүматлары буенча, 9 июльдә иртән һәм көндез республика территориясендә һәм Казанда урыны белән көньяктан көчле җил, 15-20 м/с, яшен, боз явуы көтелә», - дип аныкладылар министрлыкның матбугат хезмәтендә.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында көчле җил һәм боз бик куркыныч булырга мөмкин, дип искәртә. Һава торышы начар булганда урамда, электр линияләре астында, агачлар, реклама щитлары астында һәм йорт диварларында йөрүдән качарга кирәклегенә ачыклык кертте. Боз яуган очракта, өйдә генә булу һәм электр җиһазларын кулланмау мәслихәт. Урамда агач астында яшеренергә ярамаганлыгын да искәртеп уза.

Машина йөртүчеләргә игътибарлы булырга, торак пунктлардан читкә чыкмаска, ә трассада кискен тормозлар ясамый гына, куркынычсыз тизлек режимын сайларга кирәк, дип искәртелә.

Г.Ярмиева тәрҗемәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк