Логотип
Хәбәрләр

Иртәгә Казанда Шәүкәт Биктимеров истәлегенә мемориаль такта ачыла

29 октябрьдә СССРның халык артисты, Россия һәм Татарстанның Дәүләт бүләкләре иясе, Татарстан  Фәннәр академиясенең шәрәфле әгъзасы Шәүкәт Биктимеровка (1928-2012) мемориаль такта ачу тантанасы була. Б...

29 октябрьдә СССРның халык артисты, Россия һәм Татарстанның Дәүләт бүләкләре иясе, Татарстан  Фәннәр академиясенең шәрәфле әгъзасы Шәүкәт Биктимеровка (1928-2012) мемориаль такта ачу тантанасы була. Бу хакта Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры матбугат хезмәте хәбәр итә.

Авторы Дмитрий Кузнецов булган истәлекле такта Татарстан урамындагы 7нче йорт диварында урнаштырылачак. Шәүкәт Биктимеров әлеге йортта 1981 елдан 2005 елга кадәр яшәгән.

Иртәнге унда башланачак искә алу чарасында актерның туганнары, хезмәттәшләре, дуслары, татар театрлары җитәкчеләре, Татарстанның Мәдәният министрлыгы вәкилләре катнашачак, диелгән әлеге хәбәрдә.

 Чыганак һәм фото: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк