Логотип
Хәбәрләр

Иртәгә Сара мәктәпкә бара

Иртәгә нинди көн? Дөрес ‒ укытучылар көне! Белем генә биреп калмыйча, дөньяга караш, киләчәккә нигез салучылар да ул әлеге һөнәр ияләре. Кем генә, нәрсә генә әйтсә дә, һәр ата-ананың бурычы ‒ балада у...

Иртәгә нинди көн? Дөрес ‒ укытучылар көне! Белем генә биреп калмыйча, дөньяга караш, киләчәккә нигез салучылар да ул әлеге һөнәр ияләре. Кем генә, нәрсә генә әйтсә дә, һәр ата-ананың бурычы ‒ балада укытучыга карата хөрмәт тәрбияләү. Ә иртәгә исә ‒ бәйрәм белән котлап иң изге теләкләр җиткерү көне. Һәм чәчәк, һәм бүләк бирү дә. Нинди бүләкләрнең актуаль булуын беләсезме соң? Әйдәгез өч кайнар урынга лаеклысын санап үтик булмаса?

1. Сертификат. Матурлык салоны, спа-процедура, иннек-кершән кибете, табак-савыт бүлеге.

2. Чәчәк янына баллы бүләк. Махсус төстә кондитерга тортка заказ бирсәгез, оттырмаячаксыз. Кемнәрдер талдан үрелгән кәрзингә рафаэло, каһвә, чәй, казылык ише ризыклар салып та бирә. Шулай ук яхшы вариант.

3. Акча. Аны биргән кешенең дә бервакытта да оттырганы юк. Әмма бер тискәре ягы бар ‒ ул ришвәт төсле дә килеп чыгарга мөмкин. Шуңааа... Инә дә бүләк, дөя дә ничава дибез дәә... Иң мөһиме ‒ чын күңелдән булсын, яме?

Гөлнара Җәлилова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк