Логотип
Хәбәрләр

Иртәгә «Су анасы» фильм-әкияте Россия прокатына чыга

14 мартта «Су анасы» («Водяная») фильмы ‒ Каюм Насыйри һәм Габдулла Тукай әсәрләре буенча төшерелгән фэнтези жанрындагы гаилә картинасы ‒ киң прокатка чыга. Бу ‒ Татарстан кинематографы өчен чын мәгън...

14 мартта «Су анасы» («Водяная») фильмы ‒ Каюм Насыйри һәм Габдулла Тукай әсәрләре буенча төшерелгән фэнтези жанрындагы гаилә картинасы ‒ киң прокатка чыга. Бу ‒ Татарстан кинематографы өчен чын мәгънәсендә алга китеш: тулысынча Татарстан кинематографистлары тарафыннан эшләнгән картина Россиянең Калининградтан алып Владивостокка кадәр бөтен территориясендә, шулай ук чит илләрдә күрсәтеләчәк.

Проектны беренче тәкъдир итү  Мәскәү халыкара кинофестивалендә узды, ә Россия премьерасы дәрәҗәле «Европага тәрәзә» илкүләм  фестивалендә булды. Фильмны күрсәтү хокукын Һиндстан һәм Кытай алган инде.

Фильмда төп рольләрне балалар, алты яшьлек Екатерина Барыкина һәм унбер яшьлек Николай Невзоров башкарган. «Су анасы» («Водяная») фильмында шулай ук Татарстанның танылган актерлары Фәнис Җиһаншин, Илдус Габдрахманов, Гүзәл Шакирҗанова, Юлия Захарова да төшкәннәр. Тамашачыга «Ясмин» һәм «Алтын Урда» сериаллары буенча яхшы таныш булган  Г.Камал театры актрисасы Нәфисә Хәйруллина картинадагы иң истә калырлык  рольләрнең берсен башкарган.

Сценарийның авторы һәм режиссеры – Халыкара кинофестивальләр лауреаты, Россия Кино белгечләре һәм кино тәнкыйтьчеләре гильдиясе призеры Алексей Барыкин. Татарстанда ул шулай ук уңышлы прокат узган «Семейные хлопоты», «Айсылу» һәм «Заступница» картиналары буенча билгеле.

«Су анасы» фильмы 19 гасырның атаклы татар фикер иясе һәм этнографы Каюм Насыйри әсәрләре буенча төшерелгән. Каюм Насыйри Идел буе авыллары буйлап сәяхәт итеп, халык әкиятләрен язган; нәкъ ул беренче тапкыр Дию, Шүрәле һәм Су анасы кебек татар фольклоры геройларын җентекләп сурәтләгән. Фильмны эшләүчеләр вакыйгаларны хәзерге заманга яраклаштырып бирсәләр дә, сюжет нигезендә 19 гасырның этнографик очеркларыннан алынган тарих ята.

Картинаның шактый өлеше Олы Ачасыр исемле татар авылында, шул исәптән Каюм Насыйри яшәгән музей-йортында төшерелгән. Оештыручылар фильмны тамашалы итәргә, шигъри әкият атмосферасын җиткерергә тырышкан. Компьютер графикасына һәм гримга зур игътибар бирелгән. Су анасына пластик грим ясау гына да 3 сәгатьтән артык вакыт алган. Геройларның уникаль костюмнары борынгы халык киемнәре нигезендә тегелгән, 19 нчы гасыр ахыры бизәнү әйберләре һәм чигүләре кулланылган.

Фильм Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнеханов һәм Яшел Үзәннең «Ника» фондының акчалата ярдәмендә төшерелгән.

Чыганак: mincult.tatarstan

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк