Логотип
Хәбәрләр

Иртә өлгерә торган яшелчәләрнең зыянсызын ничек сайларга?

Теплицада һәм ачык грунтта үскән яшелчәләр бер-берсеннән тәмнәре буенча гына түгел, ә химик составлары белән дә аерыла. Күп кенә хуҗалыклар теплица уңышы тизрәк өлгерсен өчен ашламалар һәм стимулятор...

Теплицада һәм ачык грунтта үскән яшелчәләр бер-берсеннән тәмнәре буенча гына түгел, ә химик составлары белән дә аерыла. Күп кенә хуҗалыклар теплица уңышы тизрәк өлгерсен өчен ашламалар һәм стимулятор матдәләр – нитратлар куллана. Бу матдәләр күбрәк булган саен, яшелчәнең дә зыяны арта. Нитратлар – куркыныч концерогеннар. Алар агулану, кеше организмындагы күзәнәкләрдә һәм тукымаларда кислород кытлыгы китереп чыгара. Аларны даими куллану аркасында яман шеш тә барлыкка килергә мөмкин.

Ләкин температура режимы дөрес булмаганда, яктылык җитәрлек булмаганда, дымлылык режим бозылган һәм үсентеләр бик куе утыртылган булса, нитрартлар күләме артырга мөмкин.

Иртә өлгергән яшелчәләр сатып алганда түбәндәге киңәшләрне истә тотыгыз:

  • Иртә өлгергән яшелчәләрне кибетләрдән алу ышанычлырак. Монда товарны сыйфат сертификатлары булган җитештерүчеләрдән кабул итеп алалар. Бу документларда продуктның куркынычсыз булуы һәм яшелчәләрдәге нитратлар күләме тиешле нормадан артык түгел икәне күрсәтелә.
  • Яшелчә зуррак булган саен, анда химия күләме дә күп була. Мондый җимешне алмаска тырышыгыз.
  • Дәвамын тулысынча интертаттан укыгыз

интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк