Логотип
Хәбәрләр

Иртән кофе эчәргә ярыймы?

Иртән торгач, кеше организмында кортизон гормоны синтезлана башлый, ә кофе аны туктата. Күп кешеләр иртәнге ашны кофе эчүдән башлый. Галимнәр фикеренчә, бу — начар гадәт. «Вести» каналы шул хакта яза...

Иртән торгач, кеше организмында кортизон гормоны синтезлана башлый, ә кофе аны туктата.

Күп кешеләр иртәнге ашны кофе эчүдән башлый. Галимнәр фикеренчә, бу — начар гадәт. «Вести» каналы шул хакта яза.

Кофены беркайчан да ач карынга эчәргә ярамый. Гомумән, җиңелчә иртәнге аш ашкайнату системасына зыян китерә. Ашказанында артык кислота барлыкка килә. Шуннан соң сару кайнау, эчәклек эшчәнлеге бозылу, эч китү барлыкка килергә мөмкин.

Ач карынга кофе эчкәч, кеше нервыланырга, кәеф кисәк үзгәрергә мөмкин, дип сөйләгән табиб Адам Саймон (Adam Simon). Болар кофеинга бәйлелек симптомы булу ихтимал.

Тулысы белән интертаттан укыгыз.

интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк