Логотип
Хәбәрләр

«Иртәнге чәй» тапшыруының планнары

Илфак, “Иртәнге чәй” тапшыруында үзгәрешләр булачакмы? -         Үзгәрешләр яңа сезоннан, ягъни 1 сентябрьдән булачак. Көз җитү белән “Иртәнге чәй”нең икенче сезонын башларга исәп. Яңалыклар сәхифәлә...

Илфак, “Иртәнге чәй” тапшыруында үзгәрешләр булачакмы?

-         Үзгәрешләр яңа сезоннан, ягъни 1 сентябрьдән булачак. Көз җитү белән “Иртәнге чәй”нең икенче сезонын башларга исәп. Яңалыклар сәхифәләрдә, уеннарда һәм уен тәртипләрендә көтелә. Былтыр күтәрелгән сораулар быел актуаль түгел, көн кадагында булган мәсьәләләргә игътибар биреләчәк. Беренче сезонда кереп чумдык та йөзәргә өйрәндек. Хәзер инде әзме-күпме йөзә беләбездер дип уйлыйм. Үзебезнең амплуабызга хас яңа үзенчәлекләр кертергә вакыт җиткәндер. Мәсәлән, Рөстәм сезон ахырында гына барлыкка килде, быел аңа багышланган сәхифәләр булачак. “Индира үзенчәлекләре” дә яңартылачак. Эш сәгате шулай ук кала: дүшәмбедән җомгага, иртәнге 7дән 10га кадәр. Эфирдан тыш та “Иртәнге чәй” бәйгеләре үткәрелер дип көтелә. Шулай итеп, уртага салып бәхәсләшә-бәхәсләшә еллык планны төзү белән мәшгульбез.

Дәвамы...

Автор: "Болгар радиосы"ның матбугат хезмәте

интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк