Исерек хәлдә машина йөртү турындагы законга төзәтмәләр үз көченә керә

Исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә иткән өчен, автомобиль йөртүче 1,5 елдан 2 елга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителә
(Казан, 2 июль, «Татар-информ»). Машина йөртүчеләрнең канында бер литрда 0,3 граммнан артык спирт табылган очракта, административ җаваплылык билгели торган закон 2 июльдән үз көченә керә. РФ Президенты әлеге канунны апрель башында имзалаган. Бу турыда «Интерфакс» агентлыгы хәбәр итә.
Законда яңа нормалар каралмаган. Моңа кадәр организмдагы алкоголь күләме промилледә исәпләнде. 1 литр канда спиртның күләме 0,3 граммга туры килгән күрсәткеч сулап чыгарылган 1 литр һавага 0,16 миллиграмм тәшкил итте.
Әлеге маддә нигезендә, исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә иткән өчен автомобиль йөртүче 1,5 елдан 2 елга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителә; аңа шулай ук 30 мең сум күләмендә штраф салына. Транспорт чарасы белән идарә итүне исерек хәлдәге башка кешегә тапшырган өчен дә шундый ук административ җаваплылык каралган.
Фото: pixabay.com
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
26 гыйнвар 2023 - 13:47
-
25 гыйнвар 2023 - 13:18
-
25 гыйнвар 2023 - 12:23
-
24 гыйнвар 2023 - 12:14
-
23 гыйнвар 2023 - 12:35
-
20 гыйнвар 2023 - 16:30
-
20 гыйнвар 2023 - 10:49
-
19 гыйнвар 2023 - 11:11
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте