Искәндәр Гыйләҗевне котлыйбыз!

Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры Искәндәр Гыйләҗев Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәт өчен» медаленә лаек булган. Галим бу хакта үзенең Facebook битендә хәбәр итте. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалаган Указ белән әлеге мәртәбәле бүләккә ул татар халкының тарихын үстерү һәм популярлаштыру, фәнни-педагогик эшчәнлеге өчен ия булды.
Искәндәр Гыйләҗев – Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры, Казан федераль университетының Татарстан тарихы, археология һәм этнология кафедрасы профессоры, күпсанлы фәнни мәкаләләр һәм хезмәтләр авторы.
Фото: татар-информ
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
ЯҢАЛЫКЛАР
-
8 август 2022 - 11:39
-
4 август 2022 - 16:44
-
4 август 2022 - 15:41
-
3 август 2022 - 14:31
-
3 август 2022 - 09:28
-
2 август 2022 - 11:13
-
1 август 2022 - 13:44
-
28 июль 2022 - 10:41
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте