Логотип
Хәбәрләр

Искәндәр Шакиров 10 килога ябыккан!

         Күптән түгел яшь энергияле җырчы Искәндәр Шакиров «Сәхнә» журналы белән махсус интервьюсында үзенең бер ай эчендә ун килога ябыгуының серләре белән уртаклашты. Җырчы егеткә кыска вакыт эчендә...

         Күптән түгел яшь энергияле җырчы Искәндәр Шакиров «Сәхнә» журналы белән махсус интервьюсында үзенең бер ай эчендә ун килога ябыгуының серләре белән уртаклашты. Җырчы егеткә кыска вакыт эчендә кинәт ябыгуы аркасында барлык гардеробын да алыштырырга туры килгән икән.

         Бер айга социаль челтәрләрдән югалып торып, Искәндәр рухи һәм физик яктан үзе өстендә шөгыльләнергә булган. «Югалуымның төп сәбәбе шунда: үз-үзем белән генә каласым һәм рухи яктан ял итәсем, үземне автор буларак үстерәсем килде. Мин эшсез ял итеп ятмадым, билгеле. Барлык вакытымны шигырьләр язуга һәм китаплар укуга багышладым», – ди ул.

         Эх...Шигырь язып кына ябыгып булса икән ул! Шулай да Искәндәрнең ябыгуының төп сере нидә икән соң?

    – Беренче курста укыганда кинәт кенә башыма сукты да, спорт белән шөгыльләнә башладым, тренировкаларны мунча һәм катгый диета белән тулыландырдым. Ул вакытта 35 килога ябыккан идем. Соңыннан иҗат белән актив шөгыльләнә башладым. Ә концерт-гастрольләр вакытында коры-сары ашау аркасында сәламәт яшәү рәвешен саклап булмый, кызганычка каршы. Шуннан артыгын ябыкмадым да, тазармадым да. Шул вакытта минем үз ябыгу ысулларым барлыкка килде һәм мин аларны хәзер дә актив кулланам.

         Атна буена җитәрлек кызыл (баллы) борыч алып куям. Шуны вак итеп турап, өстенә бераз тоз сибеп, көне буе әз-әзләп капкалап йөрим. Мондый борычны мин үзем дә бик яратам, шулай ук ул ябыгырга да булыша. Көне буе шушы борычны ашап һәм лимонлы су эчеп торам, кичләрен йөгерәм һәм көн саен 60°С температуралы мунчага керәм. Нәтиҗәсе озак көттерми.

         Мондый катгый диетадан курыкмыйсыңмы дигән сорауга Искәндәр болай дип җавап бирде: «Нәтиҗәсе тиз арада күренмәсә – минем кәефем төшә, шуңа күрә башкача мөмкин түгел».

         Менә шулай, дуслар. Яңа елга матур булам дисәгез – тизрәк борыч алырга йөгерегез!

Автор: Алсу Габдуллина

Фото: Искәндәр Шакиров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк