Логотип
Хәбәрләр

Искәндәр Шакиров: «Алар – минем гаилә»

Яшь талантлы җырчы Искәндәр Шакировны татар дискотекалары, опен-эйрлар, яшьләр белән бәйле бик күп чараларда очратып була. Аның үз иҗаты, ул аңа гашыйк. Күптән түгел аның тагын бер «Мин беләм» дип исе...

Яшь талантлы җырчы Искәндәр Шакировны татар дискотекалары, опен-эйрлар, яшьләр белән бәйле бик күп чараларда очратып була. Аның үз иҗаты, ул аңа гашыйк. Күптән түгел аның тагын бер «Мин беләм» дип исемләнгән өр-яңа җыры дөнья күрде.

Искәндәр үзенең иҗатын яратып тыңлаучыларга бик рәхмәтле икән. «Мин үз аудиториямне яратам һәм, минемчә, алар булмаса, мин дә булмас идем», - ди ул ноябрь аенда «Сәхнә» журналында чыгачак интервьюсында. Шунысы кызык, җырчы егет үзенең социаль челтәрләренә язылучыларның берсен дә язылучы, поклонник дип санамый. Ә фанат сүзен, гомумән, яратмый икән. Искәндәрнең иҗатын сөюче, рәхәтләнеп тыңлаучы егет һәм кызларны ул үзенең гаиләсе дип саный. Җырчы егет үзе бик ачык. Ул инстаграмда, вконтактеда килгән хатларның һәрберсенә җавап бирергә тырыша. Мондый ачык йөзле, тырыш егетнең иҗаты белән нигә кызыксынмаска икән соң әле ?

 

Фәнүзә Сираҗиева

Фото: Искәндәр Шакиров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк